Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Рәхимбайның "Микулай” фильмы Русия мәдәният министрлыгы грантын откан


Артист Олег Фазылҗанов Микулай ролендә, "Микулай" спектакле
Артист Олег Фазылҗанов Микулай ролендә, "Микулай" спектакле

"Микулай" фильмы Русия мәдәният министрлыгы гранты исемлегенә кергән һәм Мәскәү кинофестивалендә күрсәтеләчәк.

Русия мәдәният министрлыгы үзенең рәсми сайтында милли фильмнар җитештерү бәйгесенең сайлап алу нәтиҗәләрен урнаштырды. Министрлык тарафыннан матди ярдәм аласы фильмнар арасында Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның "Микулае" да бар – фильм министрлык игълан иткән бәйгенең "Җитештерү тәмамлану стадиясендәге фильмнар" бүлегенә кертелгән.

"Без биш миллион сум сораган идек, тик әлегә бүлеп бирелгән сумма турында җавап бирмәделәр. Ә 1 сентябрьдә фильм Мәскәүдә XXXXIV Мәскәү кинофестивале кысаларында күрсәтеләчәк – без конкурска эләктек", диде режиссер Азатлыкка.

Фильмның гомуми бюджеты 23 миллион тәшкил итә, дип сөйләгән иде Рәхимбай Азатлыкка февраль аендагы әңгәмә барышында.

"Микулай" фильмын төшерүгә Татарстан мәдәният министрлыгы – 2 миллион, Татарстан президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды 1 миллион сум биргән иде. "Республикадан янә бер ярдәм килде, "Татнефть" фильм өчен 8,5 миллион сум акча бирде – бу хәзерге вакытта иң зур инвестор, – диде режиссер. – Краудфандинг кысаларында бөтен халык инвесторга әйләнде булып чыга инде. Алар арасында эрерәк суммалар белән ярдәм итүчеләр булды".

Күптән түгел фильм такымы краудфандинг платформасында фильм өчен акча җыю тәмамлануын игълан иткән иде, платформада ярты миллион сумнан артык акча җыелды. Җыелган акчаның 15%ы краудфандинг платформасында кала, дип аңлатты режиссер.

Фильм Русиядәге аз санлы халыклар темасын күтәрә. Милли триллер жанрында төшерелгән фильм керәшен авылында яшәүче Микулай картның тормыш-көнкүрешен сурәтли. Берәү килеп, үзен Микулайның улы дип таныштырганнан соң, авылда тормыш үзгәрә. Фильмда керәшен мәдәнияте, җырлары, гореф-гадәтләре зур урын алган. Актерлар арасында федераль дәрәҗәдә танылган Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева исемнәре бар. Фильмны төшерүдә Кариев һәм Әлмәт театрларында Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасында Микулай ролен башкарган Олег Фазылҗан белән Рафик Таһиров та катнаша. Фильм төшерү өчен Казаннан ерак түгел генә урнашкан керәшен авылы торгызылган, махсус милли киемнәр тегелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG