Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырымда Русия куәт оешмасы вәкилләренең 20 яшьлек кырымтатарны урлавын хәбәр итте


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына барырга чыккан булган. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән.

20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртамет турында инде 22 көн бер хәбәр дә юк. Аны Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымга кергәндә урлаганнар. Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Facebook-та хәбәр итте.

Мәҗлес рәисе сүзләренчә, быел 23 июльдә Куртамет Херсон өлкәсенең Генически өлкәсе Новоалексеевка бистәсеннән аннексияләнгән Кырымга, туганнарына киткән. Русия контролендәге "Чонгар" керү-чыгу күзәтү пунктына яхшы гына килеп җиткән. Шуннан соң Куртаметның туганнары белән элемтәсе өзелгән.

Чубаров сүзләренчә, 24 июльдә Аппазның әнисенә билгесез кеше шалтыратып, Аппаз үтенече белән элемтәгә чыгуын, егетне "Чонгар" күзәтү пунктын узган чакта тоткарлауларын хәбәр иткән.

"Әнисе күп тапкырлар улының кайда булуын ачыкларга тырышты, әмма нәтиҗәсез. Аппазның әнисенә мәгълүм белешмәләр дә бер-берсенә каршы килә. Төрле рәсми булмаган чыганаклар Аппазның Акмәчеттәге (Симферополь) тикшерү изоляторында тотылуын хәбәр иткән, ләкин рәсми мөрәҗәгатьләргә тикшерү изоляторы хакимияте бу кешенең үзләрендә булмавын әйтә", дигән Чубаров.

Аның сүзләренчә, Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Кырымдагы идарәсе дә Аппаз Куртаметның югалуына катнашы булуын кире кага.

"Безнең Украина ватандашы, 20 яшьлек Аппаз Куртамет 23 июльдә "Чонгар" контроль пунктында тоткарланган һәм 24 июльдән Русия ФСБсы тарафыннан канунсыз тотыла дип әйтергә бөтен нигезләребез дә бар", дигән Чубаров.

12 августта Аппаз Куртаметның туганнары Кырымдагы Русия полициясенә егетне эзләү турында гариза биргән.

Русия куәт оешмалары кырымтатарны тоткарлавын рәсми хәбәр итмәде.

Хокук яклаучылар Путин фәрманы белән Украинага сугыш башланганнан соң, Русия куәт оешмасы вәкилләренең оккупацияләнгән җирләрдә яшәүчеләрне күпләп тоткарлавын әйтә. Аларның бер өлешен аннексияләнгән Кырымга чыгаралар диелә.

Апрельдә Номан Челебиджихан исемендәге ихтыярилар батальонында катнашуда гаепләп, Херсонда яшәүче кырымтатар Арсен Ибраимовны ике айга кулга алганнар иде.

Шул ук вакытта кырымтатарларда тентүләр дә дәвам итә. Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы тентүдән соң тоткарланган кырымтатар активисты Энвер Крошны ФСБ хезмәткәрләре кыйнавы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG