Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы оешмасының банкротлык эшен башларга дип карар итте


Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең Прагадагы штаб-фатиры
Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең Прагадагы штаб-фатиры

Банкрот дип тануны сорап мәхкәмәгә 4 мартта Федераль салым хезмәте мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген, 15 августта Мәскәүнең арбитаж мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы оешмасының банкротлык процедурасы башлануы турында карар чыгарды.

Банкрот дип тануны сорап мәкәмәгә 4 мартта Федераль салым хезмәте мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә оешманың узган ел өчен җиде млн сум тирәсе салым бурычы бар дип теркәде.

Банкротлык процедурасының вакытлы идарәчесе итеп Юлия Ага-Кулиева билгеләнгән.

Азат Европа/Азатлык Радиосы оешмасы 2020 елда, "ят агентлар" турындагы канун таләпләренә ярашлы оештырылган иде, ул Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе мәнфәгатьләрен вәкиллек итә.

2021-2022 елларда Роскомнадзор оешмага һәм аның баш мөдиренә каршы меңнән артык административ эш ачты, бу Азатлык Радиосының һәр язманы "ят агент" тамгасы белән тамгаламавы аркасында булды.

Бу эшләр нигезендә билгеләнгән штрафларның күләме млрд сумга якынлашты. Банкротлыкны башлатуның формаль сәбәбе исә - 2021 елда мәхкәмә тәфтишләре банк хисапларын томалау аркасында оешманың салымнарны түли алмавы.

Азат Европа/Азатлык Радиосы фикеренчә, Русиянең "ят агентлар" кануны – сәяси цензура һәм журналистларга һөнәри эшчәнлекләрен тормышка ашырырга комачаулый.

Медиакорпорация Русия хакимияте гамәлләрен ил эчендә дә, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә шикаять итә.

Элегрәк Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай "Бернигә карамастан укучыларыбызга Русиядәге һәм дөньядагы вакыйгалар турында мәгълүмат тапшыруны дәвам итәбез. Вазгыять караңгы, әмма корпорациябезнең 70 еллык тарихы вакытның азатлык ягында булуын күрсәтә, хәтта Путин Русиясендә дә" дип белдергән иде.

Быел мартта басым артуы сәбәпле Азат Европа/Азатлык Радиосы Мәскәүдә 30 ел эшләгән бюросын ябарга мәҗбүр булды.

Хәзерге вакытта Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек иткән 27 журналистны Юстиция министрлыгы "ят агент" физик затлар исемлегенә кертте. Азатлык радиосы һәм аның проектлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары Русиядә томаланды. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эшчәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла. Хакимият аяк чалучы гамәлләр кылса да, Азатлык радиосы популяр булып кала бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG