Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Башкортстанда хәмер эчеп агуланудан 83 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел белән чагыштырганда бу 18 кешегә азрак, әмма республикада хәмердән агуланып та исән калучылар саны артуы күзәтелә. Былтыр беренче җиде айда 100 мең кешегә 14,5 кеше аракы эчеп агуланган булган, ә быел шул ук чорда әлеге күрсәткеч 17,5 кешегә җиткән.

2022 елның гыйнварыннан июленә кадәр Башкортстанда хәмердән агуланып 83 кеше үлгән, узган елның беренче җиде аенда исә андыйлар 101 кеше булган. Бу хакта Роспотребнадзор мәгълүматларына сылтама белән Mkset хәбәр итә.

Иң күбе Уфада үлгәннәр – мондый 23 очрак теркәлгән. Нефтекамскида – биш, Белорет һәм Стәрлетамакта икешәр, Бәләбәй, Дәүләкән, Дүртиле, Күмертай, Мәләүездә һәм Салаватта берешәр кеше хәмер эчеп үлгән. Башкортстанның төрле районнарында да эчеп үлүчеләр бар диелә.

Узган ел белән чагыштырганда быел Башкортстанда хәмердән агуланып үлүчеләр саны кимесә дә, агуланган әмма исән калганнарның саны арткан.

2021 елның гыйнварыннан июленә кадәр республикада 100 мең кешегә 14,5 кеше аракы эчеп агуланган булган, ә быел шул ук чорда әлеге күрсәткеч 17,5 кешегә җиткән.

"ЦИФРРА" тикшеренү үзәге мөдире Вадим Дробиз "2020 елдан башлап Русиядә хәмер куллану акрынлап арта бара", дип саный.

Аның фикеренчә, моңа коронавирус пандемиясе сәбәпче булган. Ул пандемиянең социаль-икътисади кризис чыгаруын искәртә, ә кризис һәрвакыт исерткечләр эчүнең артуына китерә, ди.

Вадим Дробиз әйтүенчә, коронавирус белән бәйле чикләүләр бетерелгәннән соң Русиядә хәмер сату тотрыклы хәлгә килгән булган, әмма Украинага каршы сугыш башланганнан соң, бу вазгыять кабат үзгәргән.

2022 елда Татарстанда да хәмернең узган ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк сатылуы хәбәр ителгән иде. Бу - соңгы тугыз елда иң югары күрсәткеч, чөнки соңгы елларда Татарстанда хәмер сатуның кимүе күзәтелә иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG