Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Кырлай" балалар паркы Җиңү паркы янында урнашачак 


"Кырлай"га 13 һектар җир бүлеп бирергә тәкъдим итәләр. Бу аның элекке мәйданыннан ике тапкырга зуррак. Аңа бирелгән урында хәзерге вакытта сулыклар һәм сазлыклар урнашкан.

Казанда "Кырлай" балалар паркы өчен урын билгеләгәннәр, ул Җиңү паркы янында урнашачак. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Парк төзеләсе урынга күчмә киңәшмә белән Рөстәм Миңнеханов кичә, 16 августта чыккан.

"Кырлай"га 13 һектар җир бүлеп бирергә тәкъдим итәләр. Бу аның элекке мәйданыннан ике тапкырга зуррак. Аңа бирелгән урында хәзерге вакытта сулыклар һәм сазлыклар. Яңа "Кырлай"ның күп өлешен парк итеп төзекләндерәчәкләр, анда су янында җәяү йөри торган урыннар ясалачак.

Миңнеханов "Кырлай" урнашачак урынны геодезик яктан тикшереп чыгарга һәм шәһәр думасында белгечләр белән иҗтимагый фикер алышулар оештырырга кушкан.

Казанда Кырлай паркындагы аттракционнарны апрель башында сүтә башлаганнар иде, шул ук вакытта Җәмигъ мәчетен бу урынга төзиячәкләре билгеле булды. Башта Җәмигъ мәчете Казансу буенда төзеләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Кырлай паркын 2004 елда, Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев катнашында ачтылар. Тантана вакытында президент "озын гомер, куәт һәм яхшылык билгесе итеп яшь агач утырткан" булган. Парк башта "Шүрәле" дип атала иде, 2009 елда исә аны "Кырлай" дип үзгәрттеләр. Паркта барлыгы 30 аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыгы бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG