Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәүчеләр психологларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел ярты ел эчендә генә дә 3 373 кеше "Ышаныч" психологик ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр моңа коронавирус пандемиясе дә, Русиянең Украинага сугыш башлавы да йогынты ясаган дип саный. Кешеләрне киләчәк өчен курку, гадәтләнгәнчә яши алмый башлау борчый диелә.

"Ышаныч" ("Доверие") психологик ярдәм үзәгенә беренче яртыеллыкта 3 373 кеше мөрәҗәгать иткән. 2021 һәм 2020 елларда исә ел дәвамында шуның кадәр кеше ярдәм сораган булган, дип яза "Реальное время".

Психологлар хәбәренчә, кешеләрне киләчәк өчен курку, гадәтләнгәнчә яши алмый башлау, гаиләләрендә, дуслары һәм якыннары арасында чыккан низаглар борчый.

Менталь проблемнарның кискенләшүенә вазгыятьнең кисәк үзгәрүе һәм ни булачагын фаразлый алмау сәбәпче диелә.

"Авито" статистикасына ярашлы, ике ел эчендә Русиядә психологларга ихтыяҗ 3,8 тапкырга арткан. 2022 елның беренче өч ае белән чагыштырганда, икенче чирегендә бу белгечләргә ихтыяҗ 20 процентка күбәйгән.

Белгечләр фикеренчә Украинага каршы сугыш башлану сәбәпле быел февраль-апрель аенда мөрәҗәгатьләр аеруча күп булган. Майда киеренкелек кимегән, әмма барыбер ихтыяҗ күп диелә.

Белгечләр сүзенчә, җәмгыятьтә киеренкелек кинәт артуга коронавирус пандемиясе дә сәбәпче, халыкның психикасы коронавирус белән бәйле кризистан тернәкләнергә дә өлгермәде, яңа стресслы вакыйгага дучар булды дип саный алар.

24 февральдә Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия икътисади чикләүләргә дучар булды, ил эчендә репрессияләр артты, пропаганда куәтләнде. Чикләүләр гади халыкка нык йогынты ясады: күп русияләр эшсез калды, тауарларга бәя шактый артты, ә чит ил ширкәтләре, кибетләре һәм рестораннары Русиядән китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG