Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия иҗтимагый оешмалары русияләр өчен виза тәртибе кертүне таләп итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елның гыйнварыннан июленә кадәр Грузиягә килүче русияләрнең саны арткан диелә. Аерым алганда, мөрәҗәгать авторлары, Грузиядә русияләрнең күп яшәвеннән файдаланып, “аларны яклауны сылтау итеп, Русия Грузиянең калган җирләрен дә оккупацияләргә” мөмкин дип сагая.

Грузиянең дәрәҗәле 20 иҗтимагый оешмасы ил хакимиятенә күмәк белдерү имзалаган, алар ашыгыч рәвештә русияләр өчен виза тәртибе кертүне таләп итә. Бу хакта "Коммерсантъ" һәм "Новости-Грузия" басмалары хәбәр итә.

"Русия ватандашларының һәм оешмаларының Грузиягә керүен контрольгә алу илнең дәүләт иминлеге мәсьәләсе дип саныйбыз", диелгән белдерүдә.

Мөрәҗәгать авторлары 2022 елның гыйнварыннан июленә кадәр Грузиягә килүче русияләрнең саны артты ди. Февральдән башлап, Грузиядә Русиянең алты меңнән артык ширкәте теркәлде дип тә искәртәләр бу былтыргыга караганда җиде тапкырга күбрәк диелә.

Бу - "Русиягә кертелгән халыкара чикләүләрнең йогынтысын киметү өчен" русияләрнең Грузияне кулллануын күрсәтә дип саный белдерү ясаучылар.

Белдерүдә әйтелгәнчә, Русия Грузиядә русияләрнең күп яшәвеннән файдаланып, "аларны яклауны сылтау итеп, Грузиянең калган җирләрен дә оккупацияләргә" мөмкин.

JAMnews медиа-платформы язуынча, 2022 елның мартыннан июнь аена кадәр Грузиягә 300 меңнән артык русияле килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, Грузиягә килгән сәяхәтче русияләрнең күбесе илдән кире китмәде, дип искәртә басма.

2008 елның 8 август төнендә Тифлиснең фетнәчел Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларында контрольны торгызу тырышлыгыннан соң, Русия көчләре Грузиягә һөҗүм итте.

Биш көнлек сугышта Русия Грузиянең ике төбәге булган Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды һәм андагы хәрби базаларына өстәмә гаскәрләр кертте. Русия, Венесуэла, Никарагуа, Науру, Сүриядән тыш, дөньяның бөтен илләре Абхазия белән Көньяк Осетияне Русия тарафыннан басып алынган Грузия җире дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG