18 августка каршы төндә Русия хәрбиләре Харьковның Салтовски районына һөҗүм иткән, күпкатлы торак йорт янына ракет төшеп, көчле янгын башланган.
Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте мәгълүматынча, җиде кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган. Шул ук вакытта шәһәр мэры Игорь Терехов җиде кешенең үлүен, 17 кешенең җәрәхәтләнүен хәбәр итә.
Украина президенты Владимир Зеленский Telegram-каналында бу бинаның тулай торак булуын язды. Зеленский бу һөҗүмне "сивилләргә кабәхәт һәм оятсыз һөҗүм" дип атады.
Харьков өлкәсе прокуратурасының рәсми вәкиле Дмитрий Чубенко да журналистларга бу бина тулай торак иде дип белдергән. Аның әйтүенчә биредә начар ишетүчеләр дә яшәгән булырга мөмкин. Прокуратура вәкиле һөҗүм ясалганда тулай торакта "20-40 кеше булган" ди.
Бүген, 18 август иртәсендә дә һөҗүмнәр дәвам иткән. Харьков өлкәсе хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итүенчә, иртәнге һөҗүмнәрдә Харьковның Слободски районындагы тагын бер тулай торакка ракет төшкән.
"Әлегә 18 кешенең җәрәхәтләнүе билгеле, аларның икесе –балалар. Бер кеше үлде", дип яза Синегубов. Ул тулай торакта "бернинди хәрби объект та юк иде" дип искәртә, җәрәхәтләнүчеләр арасында да "гел сивилләр генә, алар арасында пенсионерлар һәм балалар бар", ди.
Җирле хакимиятләр әйтүенчә, беренче һөҗүм Казан вакыты белән 21:30 сәгатьтә булган. Харьков мэры Игорь Терехов иртәнге бишенче яртыларда тагын биш ракет белән һөҗүм ясалуын хәбәр итте.
Әлегә Русия саклану министрлыгы Харьковка һөҗүмнәрне ачыкламады.
24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!