Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентына ачылган гаскәрне "дискредитацияләү" эше туктатылган, полиция шикаяте кире кагылган


Денис Мокрушин
Денис Мокрушин

Шул рәвешле административ эшне туктату үз көченә кергән. Студентка эшне Русия Украинага бәреп кергән көнне Instagram-да чыгарган язмаларыннан соң ачканнар иде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе полициянең апелляция шикаятен кире каккан. Полиция Казан студенты Денис Мокрушинга каршы ачылган армияне "дискредитацияләү" турындагы административ эшне туктатулары белән килешмәгән булган һәм Югары мәхкәмәдән бу карарны гамәлдән чыгаруны сораган. Бу хакта "Idel.Реалии"-га мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

29 июньдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "җаваплылыкка тарту вакыты узган булу" сәбәпле Мокрушинга ачылган административ эшне туктаткан иде.

20 майда полиция хезмәткәрләре Мокрушин янына университетка килеп, аңа чакыру кәгазе тапшырды һәм "Вишневский" полиция бүлекчәсенә алып китте. Анда аңа Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеделәр. Моңа студентның 24 февральдә - Русия Украинага бәреп кергән көнне Instagram-да чыгарган язмалары сәбәпче булды.

Шул рәвешле административ эшне туктату карары үз көченә керде.

Русиянең Украинадагы сугышына каршы фикер белдергән Денис Мокрушинга үзе укыган университетта да басым булды. Имтиханны уңышлы тапшырса да, аңа билгесен куймый йөрттеләр.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG