Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Украинаның җимерелгән инфраструктурасын төзекләндерергә ярдәм итәчәк


Львовтагы сөйләшүләр. Сулдан уңга: Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Украина президенты Владимир Зеленский, БМОның баш секретаре Антониу Гутерриш. 18 август 2022
Львовтагы сөйләшүләр. Сулдан уңга: Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Украина президенты Владимир Зеленский, БМОның баш секретаре Антониу Гутерриш. 18 август 2022

18 августта Львовта Зеленский һәм Эрдоган сөйләшүләре узды. Сөйләшүләрдә меморандум имзаланган, аңа ярашлы Төркия Украинаның җимерелгән инфраструктурасын торгызырга булышачак. Беренче эш итеп Киев өлкәсенең Романовка авылындагы күперне төзекләндерү ниятләнә.

Украинаның инфраструктура министры Александр Кубраков һәм Төркиянең сәүдә министры Меһмет Муш меморандум имзалаган, аңа ярашлы сугыштан соң Төркия Украинаны төзекләндерүдә катнашачак.

Документны Украина президенты Владимир Зеленский һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның Львовта узган сөйләшүләрендә имзалаганнар. Бу хакта Украина президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Төркия – безнең стратегик беректәш. Төрек партнерларыбызга Русия җимергән инфраструктураны торгызуда хезмәттәшлек итәргә әзер булулары өчен рәхмәтлебез", дигән Александр Кубраков.

Беренче эш итеп Киев өлкәсенең Романовка авылындагы күперне төзекләндерү ниятләнә, ул Буча һәм Ирпеньне Киев белән тоташтырып тора. Якында төзекләндерү мәсьәләләрен караучы украин-төрек эш төркеме төзеләчәк диелә.

Зеленский һәм Эрдоган сөйләшүләре Львовтагы Потоцкилар сараенда узды. Ике яклы сөйләшүләрдән соң Төркия һәм Украина президентлары БМОның баш секретары Антониу Гутерриш белән очрашты.

Бу очрашу 40 минут дәвам итте. Тарафлар азык-төлек килешүе турында фикер алышты, Запорожье атом электр станциясе тирәсендәге вазгыять һәм хәрби хезмәттәшлек турында сөйләште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG