Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ чит ил чыганакларына Русия гаскәренең күчеп йөреше турында мәгълүмат тапшыручыларны “ят агент” дип тануны сорый


Иллюсратив фото
Иллюсратив фото

Бу белешмәләрне ФСБ чит ил чыганакларына тапшырылган очракта Русия “иминлегенә каршы кулланылырдай” мәгълүмат дип саный.

ФСБ дәүләт сере булып саналмаган, әмма чит ил чыганакларына тапшырылган очракта ил "иминлегенә каршы кулланылырдай" мәгълүматлар исемлегенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Документ норматив хокукый актлар порталында чыккан.

Бу исемлекне ФСБ 2021 елның көзендә раслаган иде. Исемлек 2020 ел ахырында кабул ителгән "ят агентлар" канунына төзәтмәләр буларак төзелде. Анда күрсәтелгән мәгълүматларны җыйган өчен теләсә кем – Русия ватандашы да, чит ил ватандашы да "ят агентлар" реестрына кертелергә мөмкин.

Хәзерге исемлектә 60 пункт бар. Аңа ярашлы, әйтик Русия гаскәренең кайда урнашуы, кораллары һәм саны турындагы мәгълүматларны җыю ярамый.

ФСБ исемлеккә Русия гаскәренең күчеп йөреше, ниләр ташуы, транспортировка маршрутлары турындагы белешмәләрне дә өстәргә тәкъдим итә.

Быел июль аенда Русия президенты Владимир Путин "ят агентлар" турындагы яңартылган канунны имзалады. Документ чит илдән ярдәм алганнарны, "чит ил йогынтысы астында булган килеш сәяси эшчәнлек алып барганнарны яки Русиянең хәрби-техник эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләр җыйганнарны", "ят агентлар" дип игълан итәргә мөмкинлек бирә.

Бу төзәтмәләр быел 1 декабрьдә үз көченә керәчәк. Шушы ук көннән башлап "Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" өчен аерым исемлек төзеләчәк, ә ят агентларның хәзерге вакытта гамәлдә булган дүрт исемлеген бер реестрга берләштерәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG