Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона, BBC медиалары Украинада 5700сугышчы һәлак булган дип санап чыгарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

BBC белән Медиазона ачык мәгълүматларга таянып, Укрианада сугыш башланганнан бирле Русиянең 5700 сугышчысының һәлак булуын ачыклаган. Аларның исемлегендә мәетләр буенча дүртенче урында Башкортстан килә, ә Татарстан ундүртенче урында.

Журналистлар әйтүенчә, исемлек бары тик рәсми чыганакларга таянып ясала, җирле хакимият, дәүләт басмаларында чыккан мәгълүматлар, туганнарының язмалары гына исәпкә алына. Шуңа да бу исемлек кыскарак, чынбарлыкта Русия ягыннан Украина сугышында һәлак булучылар саны 40-60 процентка күбрәк дип билгели алар.

5701 ачыкланган очрактан 17 процетны офицелар тәшкил итә, алар арасында 4 генерал, 34 полковник бар. Иң күп үлем түбән дәрәҗәдәге офицерлар арасында булган. Югарырак гаскәриләр, мәсәлән, полковниклар сугышның беренче ике аенда һәлак булган. Ул вакытта Русия Украинага төрле яктан һөҗүм итте, аларның логистика, элемтә белән проблемнары булды. Иң күп санлы үлемнәр шул вакытка туры килә.

BBC белән Медиазона иң күп мәет - 270 кеше Дагыстаннан дип санап чыгарган. Бурятиядән 245, Краснодар краеннан 206 кеше һәлак булган. Украина сугышыннан кайтарылган мәетләр буенча рекордсменнар исемлегендә Башкортстан дүртенче урында тора. Аннары Волгоград, Оренбур, Чиләбе, Ростов, Байкал арты крае, Чечня, Сверловск өлкәсе бара. Татарстан уникенче урында.

Азатлык Радиосы да сугыш башланганнан бирле Татарстан белән Башкортстанга Украинадан кайтарылган мәетләрне, рәсми чыганакларга таянып, җентекләп туплап бара. Һәр үлем махсус проектта теркәлә. Бу сан һәрдаим үзгәрә. Рәсмиләр әлегә кадәр Русия гаскәрендә ничә кеше һәлак булганын әйтми, яшерә. Һәлак булучы сугышчыларның үлемнере турында алар кайтарылып җирләнгән район җитәкчеләре генә хәбәр итә. Татарстан президенты да, Башкорстан башлыгы да бу хакта язмый, сөйләми. Алар сугышка барырга кыстый гына.

Бүгенге көнгә Азатлык исәпләп чыгырган һәлак булучылар саны: Башкортстан - 164 кеше, Татарстан - 111 кеше.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG