Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан авылларындагы мәктәпләрдә чуаш телен укытуны ике сәгатькә киметәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чуашстан мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә чуаш телен атнага өч сәгать укытуны тәкъдим иткән. Бу яхшы да, начар да, ди укытучылар. Чөнки шәһәр мәктәпләрендә хәзерге вакытта чуаш теле бер-ике сәгать кенә укытыла. Әмма авыл балалары аны моңарчы атнасына биш сәгать укыган.

Чуашстан мәгариф министрлыгы республиканың район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, чуаш телен укытуның яңа планын төзергә кирәк дигән. Министрлык фикеренчә, ана телен мәктәпләрдә атнасына өч сәгать укыту зарур. Әмма шунысы бар: хәзерге вакытта Чуашстан авылларында балаларга чуаш теле дәресләре атнага биш сәгать укытыла.

Район башлыкларына язган хатында мәгариф министры Дмитрий Захаров Чуашстан Конституциясенең 6нчы маддәсенә сылтанган. Бу маддәдә "Чуашстан республикасы чуаш халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә җавплы" диелә.

Министр чуаш телен саклау һәм үстерү дәүләт хакимияте оешмаларының да, җирле үзидарәләрнең дә иң мөһим бурычы дип әйткән. Аеруча бу эштә мәктәпләрнең роле зур дип искәрткән.

Әмма укытучылар берләшмәсе вәкилләре чуаш теленең яңа укыту планын язу тәкъдименә шикләнеп карый.

— Чуашстан мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә чуаш теле һәм әдәбияты кимендә өч сәгать укытылырга тиеш дигән тәкъдим чыгарды. Бер яктан бу бик шатлыклы хәбәр, чөнки шәһәр мәктәпләрендә чуаш теле яки бөтенләй укытылмый, яки бер-ике сәгать кенә иде. Әмма икенче яктан, бу документ авыл мәктәпләрен исәпкә алмый. Авылларда, әйтик 5нче сыйныфка чуаш теле һәм әдәбиятына биш сәгать бүлеп бирелгән. Димәк, аларның сәгатьләре кимиячәк, ди чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы, "Янăра, чăваш чĕлхи!" проекты авторы Александр Степанов.

  • Русия мәгариф министрлыгы мәгълүматынча, 2021-2022 уку елларында Чуашстанда 417 белем бирү оешмасы эшли, аларда 148 меңнән артык кеше укый. Укучыларның 94 проценты белемне урысча ала, 6 проценты – чуашча. Мөстәкыйль фән буларак чуаш телен 55 мең бала (барлык укучыларның 37 проценты) укый. Бу саннарны Чувашстат китерә.
  • Татарстанда – 648, Башкортстанда – 228 укучыга белем чуаш телендә бирелә. Татарстанда чуаш телен мөстәкыйль фән буларак өч меңнән артык бала укый, Башкортстанда исә өч меңгә якын бала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG