Accessibility links

Татарстан хөкүмәте җәмәгать урыннарында битлек кию тәртибен киңәш итеп карар чыгарды


Яңа тәртип җәмәгать транспортына, уку йортларына, эш урыннарына, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына кагыла.

Татарстан хөкүмәте җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә тәкъдим итү турында карар кабул итте. Әлеге фәрман хакында 20 августта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Патяшина сүзләренчә, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә битлек киеп йөрү мәҗбүри булып кала, калган кешеләргә тәкъдим ителә.

"Бүген 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулы кешеләргә генә түгел, җәмәгать урыннарына, җәмәгать транспортына, уку йортларына һәм эш урыннарына, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына килүчеләргә дә битлек киеп йөрүне бик сорыйбыз ", диде ул хөкүмәт карарын аңлатып.

Җәй башында Татарстанда мәҗбүри битлек кию тәртибе гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, Татарстанга яңа төр вакциналар киләчәк. Ул борынга сиптерү рәвешендә ясауны күзаллый. Яңа төр вакцина республикага нинди күләмдә һәм кайчан киләчәген Патяшина тәгаенләмәде.

Соңгы бер айда Татарстанда коронавирус йоктыручылар ике тапкырга артты. Июль аенда көненә уртача 42 кеше COVID-19 белән авырса, август аенда аларның саны 78гә җитте. Моны "Омикрон" штаммының мутацияләнүе белән аңлаталар. Шул ук вакытта ковид һоспитальләрне киңәйтергә җыенмыйлар.

Узган тәүлектә Татарстанда 115 кеше коронавирус йоктырган, 74 кеше хастаханәгә озатылган. Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башыннан республикада 1 998 үлем очрагы теркәлгән. Вакцина ясатучылар кимү сәбәпле, Татарстанда күмәк иммунитет 3,9 процентка төшкән.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 40 010 кешегә җитте. 3 450 кеше хастаханәгә салынган, 69 кешенең гомере өзелгән. Хәзер Русиядә күмәк иммунитет 7,4 процентны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG