Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан түрәләренең хезмәт хакын арттырды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Югары хезмәт хакларын быел 1 октябрьдән ала башлаячаклар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика түрәләренең хезмәт хакын арттырган. 1 октябрьдән кайберләренең төп хезмәт хакы һәм премияләре 4 процентка артачак. Бу хактагы карарлар президент сайтында чыккан.

Документларның берсендә әйтелгәнчә, Татарстан министрының айлык премиясе 1,04 тапкырга арттырылачак һәм ул 41 777 сум булачак.

1 октябрьдән бюджет оешмасында эшләүчеләрнең дә төп хезмәт хаклары арта. 3нче разрядлы кече вазифалар төркеменең "тәэмин итүче белгече", башкарма хакимиятнең җирле оешмаларындагы җитәкченең сәркатибе ала торган төп хезмәт хакы 4 процентка арттырылып, 11 958 сумны тәшкил итәчәк.

Росстат белдерүенчә, елның биш аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 49 мең сумны тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG