Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы башкарма комитеты чаллыларга җәяүлеләр юлын төзү белән үзләренә шөгыльләнергә кушкан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Чаллының 65нче комплексында яшәүчеләр башкарма комитетның җавабыннан канәгать түгел. Балалар бакчасына һәм стадионга кадәр җәяүлеләр юлы ясауны сорагач, түрәләр аларга тротуар салыначак кишәрлекне үзегез тикшерегез дип җавап биргән. Чаллылар моның канунлы булуына шикләнеп, прокуратурага язган.

Чаллының 65нче комплексында яшәүчеләр 42нче мәктәп стадионына һәм "Яблочко" балалар бакчасына кадәр 41 метр озынлыкта җәяүлеләр юлы ясауны сораган. Шәһәр хакимияте вәкилләре исә юл салыначак кишәрлекне тикшерү белән үзегез шөгыльләнегез дип тәкъдим иткән. Мондый җавап бирүләренең ни дәрәҗәдә канунлы булуын ачыклау өчен чаллылар прокуратурага язган, дип хәбәр итә Chelny-biz.

"Җәяүлеләр юлының бер өлешен төзүдән канунсыз баш тартып, шәһәр хакимияте безне прокуратурага язарга мәҗбүр итте. 1 сентябрьдә балаларыбыз имин, җәяүлеләр йөри торган маршрут белән мәктәпкә, бакчага барыр дип өметләндек. Моны хакимияттән берничә тапкыр сорадык, тик шәһәр башлыгының хезмәттәшләре бу мәсьәләне хәл итәргә теләмәде, оятсыз рәвештә баш тартты", дип сөйләгәннәр басмага.

Шулай ук шәһәр хакимияте каршы яктагы тротуардан кулланырга тәкъдим иткән, әмма моның өчен җәяүлеләргә үзләрен куркыныч астына куеп, ике тапкыр юлны аркылы чыгарга кирәк диелә.

Элегрәк активистлар бу мәсьәлә белән ЮХИДИга мөрәҗәгать иткән булган, оешма җәяүлеләр юлын төзүне сораулары нигезле дип тапкан диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG