Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Катерина Тихонованы биш ел дәвамында шәхси сәфәрләрендә Путин сакчылары озатып йөргән


Катерина Тихонова
Катерина Тихонова

Русия кануннарына ярашлы, дәүләт сагыннан файдалана алу өчен гаилә әгъзаларының президент белән бергә яшәве яки аның белән бергә сәяхәт итүе шарт, ә Катерина Тихонованың шәхси сәяхәтләре канунның бу таләпләренә туры килми, дип искәртелә. Путинның кызы бюджет акчаларына сәяхәт иткән дип фаразлана.

Владимир Путинның кызы Катерина Тихонованы биш ел буе шәхси сәфәрләрендә Русия президентының иминлек хезмәте хезмәткәрләре озатып йөргән. Моны "Важные истории" һәм Der Spiegel басмалары ачыклаган, алар президентның иминлек хезмәтендә эшләүче Алексей Скрипачакның электрон почтасындагы документлар архивын карый алган.

Алар Катерина Тихонованы 2016-2020 елларда озатып йөргән диелә. Мәсәлән, 2016 елның маенда Скрипчак Тихонова өчен Швециянең Һалмстад шәһәрендәге Hotel Continental Relax & Spa отелендә бүлмә алып куйган. Путин кызы килгәнче, бер көн алдан күршедәге отельгә Президентның иминлек хезмәтендә эшләүче җиде офицер урнашкан диелә.

Тихонова белән бергә президент сагының тагын өч хезмәткәре дә килгән һәм ул калган отельгә урнашканнар. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Тихонованы Spa-отельгә ун кешедән торган төркем озатып йөргән.

Журналистлар мәгълүматынча Катерина Тихонова күбрәк Германиягә очкан. Элегрәк "Важные истории" Мюнһендә Тихонованың мәхәббәте – балет биючесе Игорь Зеленский яшәвен ачыклаган иде.

Берничә ел дәвамында һәр ай саен Тихонова президент иминлеге хезмәтендә эшләүчеләр белән Мюнһенгә очкан диелә.

Журналистлар исәпләп чыгарган: биш ел эчендә Тихонованы озатып йөрүче президент иминлеге хезмәте хезмәткәрләре өчен Скрипчак 100ләп тапкыр кунакханәдә бүлмә аерган. Шуларның өчтән бере генә Русия кунакханәләренә булган, 40тан артыгы – Германиягә.

Русия кануннарына ярашлы, дәүләт сагыннан файдалана алу өчен президентның гаилә әгъзалары президент белән бергә яшәргә тиеш яки аның белән бергә сәяхәт итүе шарт, ә Катерина Тихонованың шәхси сәяхәтләре канунның бу таләпләренә туры килми, дип искәртелә.

Бу сәфәрләрне кемнең түләве журналистлар танышкан документларда язылмаган. Алар моның өчен бюджет акчасы тотылган дип фаразлый. Шул ук вакытта Тихонованың 2018 елда Мюнһенга бер тапкыр гына баруы да якынча ике миллион сумга төшкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG