Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда Украина бәйсезлеге көнен билгеләделәр

24 август — Украина бәйсезлеге көнен Польша башкаласы Варшауда да бәйрәм иттеләр. Йөзләрчә кеше катнашкан чарада Украинага теләктәшлек белдереп чыгышлар ясалды, аңа каршы сугыш башлаган Русия һәм президент Путин исеменә тәнкыйть вә кәһәр сүзләре әйтелде, шигарләр күтәрелде.

БМО мәгълүматына күрә, 24 февраль Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Украинаның 8 миллионлап кешесе илдән киткән, шуларның яртысыннан күбрәге күрше Польшада сыенган.


XS
SM
MD
LG