Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фиркаләре акчаларын Украинадагы сугышка ярдәм итү өчен тота


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сентябрьдә буласы сайлауларның агитация кампаниясе әле башланмаган булса да, быел икенче чиректә Русия фиркаләренең чыгымнары нык арткан. Мәсәлән "Бердәм Русия"неке - тугыз тапкырга, ул 730 миллион сум тоткан. Фиркадәгеләр акчаларның "шактый өлеше" Украинаның фетнәчел төбәкләренә китүен әйткән.

Русиянең күпчелек фиркаләре, сентябрь сайлаулары алдыннан оештырыласы агитация кампаниясе башланганчы ук, агитациягә һәм халык чараларына чыгымнарын арттырган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына таянып "Коммерсантъ" яза. Бу акчалар фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"на, шулай ук Украинадагы сугышка мәгълүмати ярдәм өчен дә тотыла диелә.

Шул рәвешле, "Бердәм Русия"нең халык чараларына чыгымнары бу елның икенче чирегендә, беренче чирек белән чагыштырганда тугыз тапкырга диярлек арткан һәм 84 миллионнан 730 миллион сумга җиткән, ә пропаганда өчен чыгымнары 153 миллион сумнан 242 миллион сумга кадәр арткан.

КПРФ халык чараларына икенче чиректә 700 мең сумга, пропагандага 13 миллион сумга күбрәк акча тоткан. "Гадел Русия" белән "Яңа кешеләр" фиркаләренең дә бу ике чыгымы күбәйгән. ЛДПР гына искәрмә булып тора: ул халык чараларына акча бирми, ә пропагандага чыгымнарын киметкән: беренче өч айда 31 миллион сум тотса, 19 миллион сумга калдырган.

"Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе урынбасары Сергей Перминов басмага чыгымнарның артуы төбәкләрдә сайлау кампанияләре уздырылу белән бәйле дигән, "Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга һуманитар миссия өчен" дә шактый күләмдә акчалар тотылуын әйткән.

КПРФта исә "ДНР" белән "ЛНР"га акчаларны фирка бюджетыннан бирмибез, иганә акчалары китә дигәннәр.

ЛДПР чыгымнары исемлегенә Донбассның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәмне турыдан-туры кертеп куйган.

"Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов икенче чиректә фирка чыгымнары артуны Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләрне һәм ихтыяриларны хупларга кирәк булуы белән аңлаткан.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, "Бердәм Русия"нең Татарстан һәм Башкртстандагы бүлекчәләре дә Донбассның фетнәчел төбәкләренә һәм оккупацияләнгән җирләргә һуманитар ярдәм җыеп җибәрүне оештыруда бик актив. Бүген, 26 августта Башкортстаннан шундый 25нче һуманитар ярдәм колоннасы китүе билгеле булды. Ярдәмнең күпчелек өлеше – төзелеш материаллары диелде.

Русиядә сайлаулар 11 сентябрьдә узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG