Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте Рамзан Кадыровны сугыш җинаятьләрендә гаепли


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Чечня башлыгы бу гаепләүләргә Telegram-ында җавап биреп, "Әйтегез, кая килик. Бик теләп килербез һәм кемнең җинаятьче, кемнең үтерүче, кемнең терроры булуына ачыклык кертербез", диде.

Украина иминлек хезмәте Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны һәм аның ике хезмәткәрен – Чечня Росгвардиясе гаскәрләре җитәкчесе уынбасары Даниил Мартыновны һәм Росгвардиянең "Юг" аерым батальонының 249нчы төркеме хәрби җитәкчесе Хусейн Межидовны сугыш җинаятьләре кылуда гаепли, моңа дәлилләр туплавын белдерә.

2022 елның февраль-март айларында Чечня Росгвардиясе хәрби бүлекчәләренең аерым хәрби операцияләрен уйлап табу һәм планлаштыру белән Кадыров үзе җитәкчелек иткән дип ышандыра Украинаның махсус хезмәте.

Украина иминлек хезмәте мәгълүматынча 5 мартта Мартынов Киев өлкәсенең Бородянка бистәсендәге психоневрология интернатын яулап алу белән җитәкчелек иткән. Ул чакта 500ләп хаста һәм хезмәткәр тоткын итеп алынды диелә.

Февраль ахыры-март башында Межидов Гостомельнең 200гә якын тыныч кешесен тоткын итеп алу һәм тоткынлыкта тоту белән идарә иткән, диелә.

Украина иминлек хезмәте тикшерүчеләре Кадыровны агрессив сугышны әзерләүдә, Украина чикләрен бозу максаты белән гамәлләр кылуда, Русиянең Укаинага агрессиясен аклауда гаепли. Мартынов һәм Межидов сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозуда, әсирләр һәм сивилләр белән рәхимсез мөнәсәбәттә булуда гаепләнә.

Чечня башлыгы бу гаепләүләргә Telegram-ында җавап бирде, "Әйтегез, кая килик. Бик теләп килербез һәм кемнең җинаятьче, кемнең үтерүче, кемнең терроры булуына ачыклык кертербез", ди ул аудиоязмасында.

Шулай ук Кадыров Мартынов "бездә эшләми" ул, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дип белдерә.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Русия хакимиятләре моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG