Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән депутаты КФУның яңа ректоры Ленар Сафинга каршы пикетка чыкты


Ленар Сафин
Ленар Сафин

Ул плакатына "КФУга икенче Гафуров нәрсәгә?" дип язган.

Яшел Үзән шәһәр шурасы депутаты Евгений Ефремов Казан федераль университетының төп бинасы янында яңа ректор Ленар Сафинга каршы ялгыз пикет оештырган. Бу хакта "Гроза" Telegram-каналы яза.

Ул плакатына "КФУга икенче Гафуров нәрсәгә?" дип язган. Сүз хәзерге вакытта сак астында тотылучы элекке ректор Илшат Гафуров турында бара.

Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29 комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган.

Ленар Сафин 2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды. Аны бүген университетның гыйльми шурасына тәкъдим иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG