Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың Apple ширкәте яңа айфоннарны 7 сентябрьдә тәкъдим итәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тәкъдим итү чарасы Apple-ның Купертино шәһәрендәге штаб-фатирында узачак диелә.

7 сентябрьдә Американың Apple ширкәте яңа айфоннарны тәкъдим итәчәк. Бу хакта CNBC хәбәр итә. Тәкъдим итү чарасы Apple-ның Купертино шәһәрендәге штаб-фатирында узачак диелә.

Apple Watch сәгатьләре һәм AirPods колакчыннарының яңа модельләрен дә күрсәтәчәкләр. Ширкәтнең Mac ноутбукларының һәм iPad планшетларының яңа модельләрен әзерләве дә билгеле.

CNBC язуынча, Apple айфонның дүрт яңа моделен чыгарачак, алар мөгаен iPhone 14 дип аталачак.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре, АКШ һәм Британия чикләүләренә дучар булды. Күп чит ил ширкәтләре үз тауарларын Русиягә сатмый башлады. Аерым алганда Apple март аенда тәэмин итүен туктатты.

Илдә кайбер тауарларга, шул исәптән даруларга, чит ил техникасына, брендлы киемнәргә һәм башка тауарларга дефицит туу куркынычы булганга, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиягә параллель импортны легальләштерү турында хәбәр итте. Элек тауарларны ил эченә күпләп алып кергәндә, аны җитештерүче рөхсәте кирәк иде. Рөхсәтең булмаса, 100 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф түләттеләр, ә тауарлар юк ителде. Хәзер бу чикләүләр бетерелде.

Июньдә re:Store кибетләре Русиягә параллель импорт белән iPhone һәм MacBook кертә башлады. Әмма Apple һәм Samsung смартфоннарын кайтарту күләме быел март ае белән чагыштырганда, барыбер хәзер 80-90 процентка азрак, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG