Accessibility links

Татарстанда коронавируска каршы көрәш оператив штабы эшен яңадан башлый


Рәсми саннарга караганда, соңгы атнада республикада көненә 200ләп кеше ковид йоктыра.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. "Вазгыятьне катгый контрольдә тотарга кирәк. Әйе, бу – зур эш, әмма аннан башка берни дә барып чыкмаячак", дигән ул шимбә хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Моннан тыш, президент коронавирус йоктыручылар арту сәбәпле санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәргә һәм вакцинацияне активлаштырырга чакырган. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов соңгы атнада ковид йоктыручыларның артуын, көн саен 200гә якын очрак теркәлүен билгеләп үтте.

"Вакцинацина ясауны активлаштырырга кирәк. Республикада моның өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар", дигән таләп куйды Миңнеханов. Шулай ук эш урыннарында битлек кию тәртибе үтәлергә тиеш диде.

Рәсми саннарга ярашлы, соңгы тәүлектә Татарстанда 176 кеше коронавирус йоктырган. Русия буйлап бу сан 47 мең кеше тәшкил итә. Илдә барлыгы узган тәүлектә ковидтан 90 кеше үлгән.

Узган атнада Татарстан хөкүмәте җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә тәкъдим итү турында карар кабул итте. Республикада оронавирус йоктырып хастаханәгә керүчеләр саны бер атна эчендә 30 процентка диярлек арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG