Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия һәм Франция русияләргә виза бирүне тулысынча тыюга каршы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Берлин һәм Париж фикеренчә, "сәяси эзәрлекләнүгә дучар булу-булмауларына карамастан” Русия студентларына, рәссамнарына, галимнәренә һәм белгечләренә Европа берлегенә керү мөмкинлеге бирүче хокукны сакларга кирәк.

Германия һәм Франция русияләргә виза бирүне тулысынча тыюга каршы. 30 августта Прагада Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары очрашачак, әлеге уртак белдерүне алар бу очрашу алдыннан ясаган.

Берлин һәм Париж фикеренчә, "сәяси эзәрлекләнүгә дучар булу-булмауларына карамастан" Русия студентларына, рәссамнарына, галимнәренә һәм белгечләренә Европа берлегенә керү мөмкинлеге бирүче хокукны сакларга кирәк.

Документка таянып dpa агентлыгы язуынча, ике ил дә шенген визасын алуны тыю Русиядә милләтчеләр һәм Европага каршы кешеләр артуына һәм "берләшү эффектына" китерергә мөмкин, дип саный.

Германия белән Франция фикеренчә, Европа берлегенең виза бирү сәясәте Европа берлеге белән хөкүмәткә катнашы булмаган Русия ватандашлары арасындагы элемтәне тыярга тиеш түгел.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа берлегенең кайбер илләре, шул исәптән Балтыйк илләре, Польша һәм Чехия дә Русия ватандашларына виза бирүдән тулысынча баш тартырга яки моны чикләргә - турист визалары бирмәскә тәкъдим итте

Төрле мәгълүмат чараларының чыганаклары әйтүенчә, Прагадагы киңәшмәдә чит илләрнең тышкы эшләр министрлары уртак фикергә килеп, русияләргә виза бирүне тыймаска, әмма гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне бетерергә мөмкин. Бу исә визаларга бәянең нык артуына, гаризаларны карау вакыты озаюга китерергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG