1990нчы еллар матбугаты. Суверенитет турында язмалар
Татарстан дәүләт суверенитетын игълан итүгә 32 ел тулды. Бүген Татарстан матбугаты бу турыда бик сак яза, 90нчы елларда исә татар медиасы үзәгендә бәйсезлек, суверенитет, дәүләтчелек сүзләре иде. Сезне 90нчы елларда чыккан татар газетларының иң кызыклы урыннары белән таныштырабыз.
21
20-21. "Татарстан яшьләре"нең 1991 елның 29 август санында суверенитет таләп иткән халык төшерелгән фотолардан тыш "Мөстәкыйльлеккә куркыныч яный" исемле кызыклы язма бар. Журналистларның халыкка мөрәҗәгатендә Татарстанның да Совет берлегенә Русия белән тигез дәрәҗәдә керүе кирәклеге әйтелә.
22
"Әле кичә генә каһарманлыгын бөтен дөнья сокланып алкышлаган, Балтыйк буе республикаларының мөстәкыйльлеген таныган Русиянең шундый ук хокукка лаеклы Татарстан суверенлыгын чикләргә омтылуы үзен яңа көч белән сиздерә башлады", диелә язмада.