Совет берлеген таркалуга кадәр җитәкләгән Михаил Горбачев мирасы Русиядә бәхәсле булып кала. Хәбәрдарлык тарафдарлары аны мактый, СССРның таркалуын афәт дип санаучылар нәфрәт итә. Әмма ничек кенә булмасын, аның тарихка йогынтысы зур булды.
Михаил Горбачев тормышы фотоларда

1
30 августта 91 яшендә вафат булган элекке совет җитәкече Михаил Горбачев 2005 елның 21 октябрендә Вашингтонда Американың сәүдә пулатында Үзгәртеп коруның 20 еллыгына багышланган матбугат очрашунда чыгыш ясый.
"Үз тормышым турында күбрәк уйлаган саен, мин иң зур һәм мөһим вакыйгаларның көтмәгәндә булганын күрәм" диде ул.
"Үз тормышым турында күбрәк уйлаган саен, мин иң зур һәм мөһим вакыйгаларның көтмәгәндә булганын күрәм" диде ул.

2
Михаил Горбачев 1931 елның 2 мартында туган. 3 яшьлек Миша бу фотода әбисе һәм бабасы белән.

3
Горбачев 19 яшендә, Ставрополь краенда комбайн йөртеп урып-җыю эшләрендә катнашкан өчен Хезмәт кызыл байрагы медале белән бүләкләнә.

4
Раиса һәм Михаил Горбачевлар портреты. Алар 1953 елның сентябрендә өйләнешә һәм 1999 елда Раиса ханым лейкоздан вафат булганга кадәр 46 ел бергә гомер итә.

5
Яшь Горбачев 1966 елда Ставропольдә коммунистлар партиясе делегациясен җитәкли. Аның карьерасы нәкъ шул Ставропольдә башлана, ахыр чиктә ул партия җитәкчесе була.

6
Горбачев (уңнан өченче) 1960нчы елларда Ставропольдә Октябрь революциясе көнендә. Яшь коммунист партиянең хезмәт баскычыннан бик тиз күтәрелә.

7
Горбачев хатыны Раиса һәм Британия премьер-министры Маргарет Тэтчер белән, 1984 ел

8
АКШ президенты Рональд Рейган белән беренче очрашуы 1985 елның ноябрендә Женевада була. Горбачев 1985 елның мартында коммунистлар партиясенең генераль секретаре итеп сайлана.

9
1986 елның мартында Куба президенты Фидель Кастро белән Кремльдә. Нәкъ шул елда Горбачев үзенең үзгәртеп кору шигарен күтәреп чыга, ул "инициатива һәм иҗади омтылыш" халыкны дәртләндерер, торгынлык кичергән совет икътисадына этәргеч булыр дип өметләнә.

10
1987 елның 10 декабрендә Вашингтонга рәсми сәфәре вакытында Горбачев һәм АКШ вице-президенты Джордж Буш шәһәр халкын сәламли.

11
Рейган һәм Горбачев 1987 елның декабрендә Ак Йортта урта һәм кыска ара ракетларны (INF) юк итү турында килешүгә кул куя. 1988нче елда Горбачевның глаcность (хәбәрдарлык) сәясәте яңа реформалар алып килә, совет халкына сүз иреге мөмкинлеге күбрәк ачыла.

12
1989 елның 6 октябрендә Германия демократик республикасы оешуга 40 ел тулуга багышланган тантанага килгән Горбачев көнчыгыш Германия җитәкчесе Эрих Хонеккер белән кочаклаша. Тагын бер айдан Берлин дивары ишелә һәм Көнчыгыш Германия алманнары Көнбатышка агыла башлый.

13
Горбачев 1989 елның 1 декабрендә Ватиканда Рим папасы Иоанн Павел II кулын кыса. Кремль башлыгы белән понтификның тарихта беренче тапкыр очрашуы.

14
1990 елның 26 февралендә Мәскәүдә Чехословакия президенты Вацлав Һавел совет гаскәрләрен чыгару турында документлар алмашу вакытында Горбачевның кулын кыса.

15
Горбачев һәм СССР тышкы эшләр министры Эдуард Шеварднадзе 1990 елның июлендә Көнбатыш Германия канцлеры Һельмут Коль һәм тышкы эшләр министры Һанс-Дитрих Геншер белән очраша.

16
Горбачев 1991 елның 30 гыйнварында Литва башкаласы Вильнюска рәсми сәфәре вакытында халыкны сәламли.

17
Горбачев 1991 елның 17 мартында Мәскәүдә Совет Берлеге бердәм дәүләт булып калу-калмау турындагы референдумда тавыш бирә.

18
АКШ президенты Джордж Буш һәм Горбачев 1991 елның 31 июлендә Мәскәүдә Стратегик һөҗүм коралларын кыскарту турындагы (START) тарихи килешүне имзаланганнан соң каләмнәрен алмаша.

19
Хурлык мизгеле: ГКЧПның уңышсыз фетнәсеннән соң, 1991 елның 23 августында Русия Югары шурасының гадәттән тыш утырышында Русия президенты Борис Ельцин Горбачевны фетнәне оештыручылар исемлеген укырга мәҗбүр итә.

20
Горбачев һәм АКШның элекке президент Рональд Рейган 1992 елның 2 маенда Рейганның Калифорниядәге Ранчо-дель-Сило утарында, ковбой эшләпәләре кигән ике ирнең рәхәтләнеп аралашу мизгеле. Бу ике җитәкченең үзара хөрмәт һәм дуслыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләре Салкын сугышны туктатырга ярдәм итә.