Accessibility links

Кайнар хәбәр

Февральдән русияләрнең 80 проценты җыелган акчаларын өлешчә яки тулысынча югалткан


Иллюстратив фотo
Иллюстратив фотo

Сораштыруда 18-60 яшьлек 1207 русияле катнашкан. Аларның 60 проценты акча җыеп бара алам дип сөйләгән, әмма 40 процентына февральдән башлап мая туплау авырлашкан.

Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, февраль аеннан русияләрнең 80 проценттан артыгы җыеп барган акчаларын өлешчә яки тулысынча югалткан. Бу хакта "АльфаСтрахование" уздырган сораштыруга таянып, Forbes хәбәр итә.

Сораштыруда катнашучыларның сигез проценты җыеп куйган бөтен акчаларыннан колак кагуын әйткән. Һәр бишенче кеше сакланган акчаларын тулысынча диярлек югалтуын, респондентларның 52 проценты исә зур булмаган өлешен югалтуын әйткән.

Сораштырылганнарның 19 проценты гына берни дә югалтмадык дигән.

Респондентларның өчтән бере февральдән башлап көндәлек чыгымнары якынча 20-30 процентка артуын сөйләгән. Сораштырылган русияләрнең тагын өчтән бере чыгымнарым 10 процентка артты дигән, 15 процент кешенең чыгымнары 50 процентка диярлек күбәйгән.

Сораштыруда 18-60 яшьлек 1207 русияле катнашкан. Аларның якынча 60 проценты акча җыеп бара алам дип сөйләгән, әмма 40 процентына февральдән башлап мая туплау авырлашкан. Сораштырылганнарның һәр бишенчесе февральдән соң акча җыймаска булган.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң Көнбатыш илләре Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Бу вазгыятьтә Үзәк банк банкларда чит ил акчасын салдыру һәм сатып алуны чикләде. Русия икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсенә күрә, 2022 елда илнең тулаем эчке продукты 4,2 процентка кимиячәк, инфляция исә 2022 елның декабренә 13,4 процент булыр дип көтелә.

Июль ахырында Русия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина "билгесезлек арту сәбәпле" русияләр акча тупларга тырыша дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG