Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Украина ватандашларын Русиягә мәҗбүриләп чыгару – сугыш җинаяте


Украинадан Русиягә күчеп килүчеләр. Архив фотосы
Украинадан Русиягә күчеп килүчеләр. Архив фотосы

Украина ватандашларын еш кына башка сайлау юлыгыз юк дип, басым ясап Русиягә күченергә мәҗбүр иткәннәр диелә. Украина хөкүмәте мәгълүматларына күрә, сугыш барышында Украинаның 1,6 миллион ватандашы Русиягә мәҗбүри күчерелгән.

Украинада сугыш башланганнан бирле Русия Украина ватандашларын мәҗбүриләп оккупацияләнгән җирләргә яки Русиягә чыгара. Бу гамәлләр сугыш җинаятьләренә тиң диелә Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасының бүген, 1 сентябрьдә чыккан хисабында.

Хәрбиләрне әсирләр сыйфатында тота һәм дошман ягына алып чыга алалар әле, әмма халыкара һуманитар хокук һәм сугыш кануннары сивил затларны мәҗбүри күчереп йөртүне тыя. Бу - сугыш җинаяте, кешелеккә каршы җинаять булырга мөмкин дип искәртә хокук яклаучылар.

Хисап авторлары мәгълүматынча, Мариупольдә һәм Харьков өлкәсендә яшәүче украиннарны оккупациядәге җирләргә һәм Русиягә аеруча күп чыгарганнар.

Украина ватандашларын еш кына башка сайлау юлыгыз юк дип, басым ясап Русиягә күченергә мәҗбүр иткәннәр диелә.

Шулай ук Русиягә күченмәс өчен Мариупольдән Украина контролендәге җирләргә качмакчы булган, яки Русиядән өченче илләргә китәргә теләгән украиннарның нинди авырлыкларга дучар булуы тасвирланган.

Мариупольдән качкан чакта күп кенә украиннар көчле сугыш барган районнар аша үтәргә, соңрак Русия гаскәренең күпсанлы блокпостларында сорау алулар, тикшерүләр узарга мәҗбүр калган диелә. Русиягә яки оккупацияләнгән җирләргә эләккән украиннар фильтрлау аша узган дип искәртелә.

Русия хакимиятләре украиннарның шәхси һәм биометрик мәгълүматларын җыйган, телефондагы белешмәләрен күчереп алган, кемнәр белән язышуларын, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен караган.

Украина гаскәре белән элемтәләре бар дип шикләнелеп, фильтр аша уза алмаганнарны фетнәчел Донецки "халык республикасы"на җибәргәннәр. Аларның күбесе турында әле дә бернинди мәгълүмат юк диелә.

Украина хөкүмәте мәгълүматларына күрә, сугыш барышында Украинаның 1,6 миллион ватандашы Русиягә мәҗбүри күчерелгән. Азатлык әлеге мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG