Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан Русия мәктәпләрендә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе укытыла башлый


Бу фән 2023 елдан башлап бишенче-тугызынчы сыйныфларга укытылачак.

2023 елдан Русия мәктәпләрендә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе укытыла башлый, аны бишенче-тугызынчы сыйныфларга кертәләр. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, яңа фән дүртенче сыйныфта укытыла торган "Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре" курсының дәвамы булачак. Бу курс православ, ислам, будда, яһүд мәдәниятләренә, дөньяви этика нигезләренә багышлана.

Яңа фәнне укытуның максаты – укучыларда "шәхес тәрбияләү", аларны "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына тарту" диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, мәктәпләргә яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.

Әйтик быелгы уку елында атнаның һәр дүшәмбесе марш белән чыгып байраклар күтәрү, гимнар җырлау белән башланачак. Шимбә исә байракны төшерү гадәте булачак дип аңлата укытучылар. Әлегә җылы вакытта бу эшләр урамда башкарылачак, салкынайткач, мәктәп бинасына күчәчәк. Бу эш укытучылар, тәрбия өчен җаваплы мөдир урынбасарлары җилкәсенә төшәчәк.

Моннан тыш, быелгы уку елында 5-11 сыйныф укучылары өчен "Разговор о важном" дигән яңа дәрес барлыкка килә. Бу өстәмә дәрес, аны сыйныф сәгатьләрендә уздырачаклар. Укытучылар балаларга Русиянең Украинада алып барган сугышын аклап сөйләргә тиеш булачак, нәрсә ул фейклар, Көнбатышның йогынтысы, мәгълүмат сугышы турында да аңлатырга тиеш. "Методичкалар" әзер. Ничек сөйлисе, нәрсә сөйлисе, нәрсәгә басым ясыйсы - Мәскәү идеологлары барысын да хәстәрләгән. Бу эшне сыйныф укытучылары, тарих фәне укытучылары башкарачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG