Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: "Путин гамәлләре өчен барлык русияләрне җавапка тарту нәтиҗәле чара дип уйламыйбыз"


Джон Кирби
Джон Кирби

АКШ Европа берлегенең Русия ватандашларына виза бирүне чикләүне хупламый. Ак йортның иминлек киңәшчесе Джон Кирби бу турыда “Дождь” телеканалына биргән әңгәмәдә әйтте.

Киңәшче сүзләренчә, Вашингтон кайбер русияләргә чикләүләр кертте, һәм бу Украина белән сугышта катнашы булган Русия президенты тарафдарларын җавапка тартырга мөмкинлек бирәчәк. "Ләкин без Путин гамәлләре өчен барлык русияләрне җавапка тарту нәтиҗәле чара дип уйламыйбыз", диде Кирби виза проблемын бөтен Русия халкына каршы сугышка әйләнердермәскә чакырып.

Сугыш бетү вакыты турындагы сорауга җавап биреп, Кирби Русия президенты Украина территориясеннән гаскәр чыгару турында карар кабул итү белән үк теләсә кайсы көнне тәмамланырга мөмкинлеген искәртте. Шул ук вакытта, киңәшче әйтүенчә, Вашингтон Владимир Путинның моны эшләячәген күрсәтүче билгеләр күрми, шуңа күрә АКШ кирәк булганча Украина армиясенә булышуны дәвам итәчәк.

Кирби шулай ук дәвам итүче сугыш - Русиянең АКШ яки НАТО белән сугышы дигән уйларны кире кага. "Русия Украина халкына каршы бит. Путин быелның 24 февралендә күрше илгә бернинди сәбәпсез, бернинди хокукый нигезсез басып керергә карар кылды", диде киңәшче.

31 августта Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Русия белән төзелгән гадиләштерелгән тәртиптә виза бирү килешүен гамәлдән чыгарырга килеште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG