Мәскәүнең Никулин районы мәхкәмәсе үзен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хатынының абыйсы дип таныткан эшмәкәр Роман Бабоянны кулга алган. Тикшерү мәгълүматынча, Бабоян 150 миллион сумлык ялган бурыч килешүе ясаган, бу килешү нигезендә танышыннан мәхкәмә аша бурычын вакытында түләмәве өчен акча алмакчы булган (ул инде 7,6 миллиард сумга җиткән), шулай ук аны мошенниклыкта гаепләгән.
Беренче инстанция мәхкәмәсе дәгъваны канәгатьләндергән, ә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тиешле экспертизаны уздырганнан соң, дәгъваны кире кагып кына калмаган, эш материалларын тикшерү оешмларына да җибәргән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Басма чыганаклары әйтүенчә, 45 яшьлек Роман Бабоянны җинаять җаваплылыгына тарту турында карарны Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсе чыгарган. Эшкуар үзе полициядән качкан, аңа аеруча зур күләмдә мошенниклык кылырга теләү маддәсе нигезендә гаепләүне читтән торып белдергәннәр, шул ук вакытта дәүләтара эзләүгә биргәннәр. 2 сентбрьдә Бабоянны Мәскәүдә полиция тоткарлаган. Мошенниклыктан тыш, тикшерү аны күрәләтә ялган әләк маддәсе нигезендә дә гаепли.
Тикшерү мәгълүматынча, дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр нигезендә Бабоян үзенең көндәшенә каршы җинаять эше ачтырмакчы булган.
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе һәм полиция ачыклавынча, ике ел элек Роман Бабоян Мәскәүнең Никулин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән һәм үзенең танышыннан зур күләмдә акча түләттерүне сораган. Таләпләрен раслау өчен Бабоян бурычка алып тору килешүен күрсәткән, аңа ярашлы, ул таныш эшмәкәренә 2017 елда 150 миллион сум акча биргән. Шул ук вакытта Бабоян бу сумманы гына түгел, бурычны вакытында түләмәүдән җыелган процентларны да – 7,6 миллиард сум таләп иткән.
Узган ел мәхкәмә шинаятьне канәгатьләндергән, әмма соңак бу карарны Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә шикаять иткәннәр. Экспертизалар нәтиҗәсендә бу бурыч килешүенең ялган булуы ачыкланган, аны монтаж ярдәмендә ясалган дип тапканнар.
Роман Бабоян Адыгей республикасының Майкоп шәһәреннән, әмма күптән Мәскәүдә яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта кайбер мәгълүматларга күрә ул үзен еш кына Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатыны – Каринэның өлкән абыйсы дип атый, дип яза басма. Болай дип әйтү аңа бизнес белән шөгыльләнегә ярдәм иткән, диелә.
Башкортстан башлыгы матбугат хезмәтендә бу мәгълүматка карата фикер белдермәгәннәр.
Бабоянны кулга алганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!