Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Европа берлеге һәм АКШ Русиядән никель һәм алюминий сатып алуны арттырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач, дүрт ай эчендә Европа берлеге Русиядән алюминийны сатып алуны 13 процентка, никельне 22 процентка арттырган. АКШ исә алюминийны 21 процентка, никельне 70 процентка күбрәк алган.

Украинадагы сугышка карамастан, Европа берлеге һәм АКШ Русиядән төп сәнәгать металларын күбрәк сатып ала башлаган. Бу хакта Reuters яза.

Агентлык БМОның сәүдә статистикасы мәгълүматлар базасына сылтана, аннан күренгәнчә, 2022 елның март-июнь айларында Европа берлеге һәм АКШка алюминий белән никель импорты 70 процентка арткан. Бу чорда Европа берлеге һәм АКШ Русиядән 2 миллиард долларга якын шундый төсле металл сатып алган.

Сугыш алып барган чакта Мәскәүнең керемнәрен киметү өчен Көнбатыш Русия икътисадына басым ясарга тырыша һәм авырлыкларга дучар була. Русиядән метал импортын арттырулары шуны күрсәтә, дипп яза Reuters.

Көнбатыш Русиянең күпчелек тауарларын сатып алуга чикләүләр кертте, әмма алар сәнәгать металларына кагылмады диярлек, дип искәртә агентлык.

Дөньяда җитештерелгән никельнең 10лап проценты Русиягә туры килә, ул аккумуляторлар җитештерүдә кулланыла.

Русиянең "Русал" ширкәте – дөньяда алюминий җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе, дөньядагы җитештерүләрнең алты процентын тәэмин итә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач, дүрт ай эчендә Европа берлеге Русиядән алюминийны сатып алуны 13 процентка, никельне 22 процентка арттырган. АКШ исә алюминийны 21 процентка, никельне 70 процентка күбрәк алган.

Аналитиклар фикеренчә, 2018 елда АКШ Русия олигархы Олег Дерипаска ширкәтенә, шул исәптән "Русал"га каршы чикләүләр керткәннән соң, төзелеш, машина җитештерү һәм энергетика тармакларында зур тоткарлыклар чыгуы Кушма штатлар һәм Европа өчен сабак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG