Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятен хуплаучы чыганаклар Балаклеяда Русия гаскәрләренең чолганышта калуын хәбәр итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Росгвардиянең Самар һәм Башкортстан өлкәләреннән булган СОБР хезмәткәрләре отрядлары чолганышта калуын хәбәр итәләр.

Украинадагы сугышны яктыртучы Мәскәү яклы Telegram-каналлар Харьков өлкәсенең Балаклея шәһәрендә Русия гаскәрләренең чолганышта калуын хәбәр итә. Биредә Украина гаскәре һөҗүмгә күчте.

Кичә 6 сентябрь иртәсендә украин хәрбиләре Русиянең Балаклея тирәсендә, Изюм янындагы гаскәре флангына һөҗүм итте.

Бүген иртән Русия хәрби журналисты Юрий Котёнок шәһәрдә Росгвардиянең Самар һәм Башкортстан өлкәләреннән булган СОБР хезмәткәрләре отрядлары чолганышта калуын хәбәр итте. Журналист алар белән элемтә югалуын әйтә. Шәһәрне чолганышка алулары турында сугышны яктыртучы аноним канал – "Старше Эдды" да хәбәр итә (канал жуналист Герман Куликовскийныкы дип фаразлана).

Русия гаскәрләре мартта басып алган Балаклея читендә Украина кораллы көчләренең кораллар саклый торган иң зур келәтләреннән берсе урнашкан.

Шулай ук Мәскәү яклы каналлар украин хәрбиләренең Балаклея янындагы Вербовка бистәсен азат итүе турында яза, биредә Русиянең сугыш кирәк - яраклары сакланы торган зур келәте урнашкан. Әлеге мәгълүматны Американың Сугышны өйрәнү институты да раслый.

Украина хакимиятләре һәм гаскәре Харьков өлкәсендәге һөҗүмнәре турында берни хәбәр итми. Август ахырында украин хәрбиләренең Херсонга һөҗүм итә башлаулары уңышсыз төгәлләнгәннән соң, Украина баш штабы журналистларга хәрбиләрнең гамәлләре турында рәсми булмаган чыганаклар аша хәбәр итмәскә кушты.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG