Accessibility links

Русиянең берничә шәһәрендә журналистларда һәм Telegram-каналларны җитәкләүчеләрдә тентүләр уза


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия думасының элекке депутаты, сәясәтче Илья Пономарёв белән бәйле дип фаразланган журналистларга килүләре әйтелә. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Пономарёв Киев шәһәренең тероборонасына керде. Августта аңа Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Бүген, 8 сентябрь иртәсендә Русиянең берничә шәһәрендә, Русия думасының элекке депутаты, сәясәтче Илья Пономарёв белән бәйле дип фаразланган журналистларга һәм Telegram-каналларны җитәкләүчеләргә куәт оешмалары вәкилләре тентү белән килгән. Бу хакта беренче булып Кремль хакимиятен хуплаучы "УРАЛLIVE" Telegram-каналы хәбәр итте.

Пономарёвның Telegram-дагы һәм YouTube-тагы каналларын җитәкләүчеләрдә тикшерү эшләре узуы турында чыганакларына сылтама белән РИА Новости да хәбәр итте. Агентлык мәгълүматынча, илнең берничә төбәгендә тентүләр бара.

Төмәндә Сибирь.Реалии журналисты Юлия Глазованың фатирында тентү баруы хәбәр ителә.

Екатеринбурда исә куәт оешмалары вәкилләре "Вечерние ведомости" басмасының баш мөхәррире Владислав Постниковка килгән. "УРАЛLIVE" чыгарган видеодан күренгәнчә, алар журналистның фатиры ишеген ватып кергән, әмма фатирда беркемне дә тапмаган. Мөхәррирнең фатирында тентү төгәлләнгән, хәзер полиция аның үзен эзли, дип яза канал чыганакларына сылтама белән.

"УРАЛLIVE" язуынча, янәсе Постников һәм Глазованың "Утро февраля" дигән проектка һәм Киевта яшәүче сәясәтче Илья Пономаревка катнашы бар. Илья Пономаревка августта Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Моннан тыш Дондагы Ростовта иртәнге сәгать 6лар тирәсендә журналист Белла Насибян фатирында тентү башланган. Бу хәл турында "Сота"га аның иптәшләре хәбәр иткән. Кичә журналист хисапларының томалануын сизгән булган, әмма тентүнең ни сәбәпле узуы билгеле түгел диелә.

Илья Пономарёвның социаль челтәрләрендә әйтелгәнчә, "Утро февраля" – Русиядәге һәм дөньядагы актуаль вакыйгалар турындагы канал. "Хәзергә безнең төп тема – Владимир Путин чыгарган сугыш", диелгән.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Пономарёв Киев шәһәренең тероборонасына керде һәм "Утро февраля", "Роспартизан" кебек мәгълүмати ресурслар булдырды, алар аша ул Русия хакимиятләренә каршы көрәшергә чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG