Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәктәп укучысы пычак белән яшьтәшенең күкрәген яралаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Полиция ачыклавынча, бер укучы икенчесенең сыйныфташының апасына бәйләнгән, үсмерләр арасында низаг чыгуга да бу сәбәпче булган.

Казанда "Дербышки" полиция бүлекчәсенә шәһәр мәктәпләренең берсендә укучының очлы әйбер белән икенче бер баланың күкрәген яралавы турында хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция ачыклавынча, бер укучы икенчесенең сыйныфташының апасына бәйләнгән, үсмерләр арасында низаг чыгуга да бу сәбәпче булган.

Егетләр мәктәп спортзалында очрашырга килешкән, сөйләшеп торган чакта берсе мәктәп рюкзагыннан пычакка охшаш предмет чыгарып икенчесенең күкрәгенә ике мәртәбә чәнчегән диелә.

Тоткарланган үсмер бу коралны спорт белән шөгыльләнгәндә спорт мәйданчыгында табуын әйткән.

Әлеге факт уңаеннан тикшерү эшләре бара, тән җәрәхәтләренә мәхкәмә-медицина экспетизасы билгеләнәчәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG