Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрләре Харьков өлкәсенең чик буе районнарыннан китә


Хәрбиләргә һәм җирле халыкка таянып, бу хакта телеграм-каналлар хәбәр итә.

Русия гаскәрләре Волчански шәһәрен калдырып киткән, Twitter кулланучысы урнаштырган видеода моңынчы шәһәрнең җирле идарә бинасына эленгән булган дип расланучы Русия флагының хәзер чүп чиләгендә ятуы күренә.

Шулай ук чик буендагы Казак Лопане бистәсендә күтәрелгән Украина байрагының фотосы да чыкты.

Русия саклану министрлыгының якшәмбе брифингы вакытында күрсәтелгән харитадан чик буе районнарың Украина кул астында булуы күрсәтелә. Әлеге районнарны калдыру турында рәсми рәвештә игълан ителмәде.

Бу районнар сугышсыз диярлек калдырылды. Украина гаскәрләренең Харьковтан көньяк-көнчыгышта урнашкан җирләргә һөҗүме нәтиҗәсендә Русия гаскәрләре Балаклея, Изюм һәм Купянскидан куып чыгарылды.

Фронт хәзер Русия-Украина чигендә һәм Оскол елгасы буйлап уза. Харьков өлкәсе территориясенең бу елгадан көнчыгышка табарак кечкенә бер кишәрлеге Русия контролендә кала бирә. Фронт сызыгы Харьковтан чигенде.

Украина тарафыннан һөҗүм 6 сентябрьдә башланды. Украина хәрби идарә башлыгы Валерий Залужный сүзләренчә, бу вакыт эчендә Украина хәрбиләре 3 мең квадрат километрдан артык территорияне кире кайтара алган. Кичә Украина президенты Владимир Зеленский 2 мең квадрат километр турында сөйләгән иде.

Русия саклану министрлыгы гаскәрләрнең Балаклея һәм Изюм районыннан чыгуын "яңа дислокация" максаты белән аңлатты.

Чик буендагы Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков соңгы тәүлек эчендә Русия ягына меңләгән кеше күченүен белдерде. Аның сүзләренә караганда, меңнән артык кешене вакытлыча тору үзәкләрендә урнаштырганнар. Элегрәк чик буенда зур чиратлар барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG