Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сайлаулар тәмамланды: төбәкләрдә гамәлдәге губернаторлар җиңеп килә, төбәк парламентларында - “Бердәм Русия” намзәтләре


Мәскәүдә сайлау бүлгесе. 11 сентябрь 2022 ел
Мәскәүдә сайлау бүлгесе. 11 сентябрь 2022 ел

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сайлау нәтиҗәләрен 14 сентябрьдән дә иртәрәк ясамаска киңәш итте. Хокук яклаучылар бу сайлауларда да хокук бозулар булуын хәбәр итте. Сайлауларны күзәтүчеләргә һәм намзәтләргә басым ясау очракларыннан тыш, 30 кешенең тоткарлануы әйтелә.

Кичә, 11 сентябрьдә Русиядә өч көнлек тавыш бирүләр тәмамланды, Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, алдынгылыкта - "Бердәм Русия" вәкилләре .

Русиянең 14 төбәгендә губернаторларны сайладылар. Әлегә саналган тавышларга күрә, бары икесендә генә фиркадән башка сайлауга барган намзәтләр җиңеп килә, алар – Ярославль өлкәсендә Михаил Евраев һәм Мари Илендә Юрий Зайцев.

Калган төбәкләрдә исә башлык вазифасына намзәтләр "Бердәм Русия" фиркасеннән, беренчел мәгълүматларга күрә, алар барысы да үз вазифаларында калып, губернатор булуларын дәвам итәчәк.

Алты төбәктә канун чыгару җыеннарына депутатлар сайланды. ТАСС хәбәренчә, күпчелек тавышны "Бердәм Русия" җыеп килә.

Мәскәүдә узган муниципаль сайлауларда өч көнлек тавыш бирүләргә сайлау яшендәге халыкның 33,9 проценты килгән, дип хәбәр итә. Сайлауларны күзәтү опертив штабы. Сайлау бүлгеләренә 695 214 кеше килгән, 1,7 миллионнан артык кеше онлайн тавыш биргән.

"Бердәм Русия" беренчел мәгълүматларга таянып, Мәскәүдәге сайлауларда үз намзәтләренең алдынгылыкта булуын хәбәр итте. Меңнән артык "Бердәм Русия" депутаты мандат алачак.

Сайлау бүлгеләре ябылганнан соң, Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирүләр вакытында җитди хокук бозулар булмады, дип белдерделәр. Әмма шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы полициянең сайлаулар белән бәйле сигез җинаять эше ачуын, 156 административ хокук бозу ачыклавын белдерде. Министрлык җентекле аңлатма бирмәде.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сайлау нәтиҗәләрен 14 сентябрьдән дә иртәрәк ясамаска киңәш итте, комиссия бөтен шикаятьләрне дә карап җитешсен диде.

Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте 11 сентябрь киченә кайнар элемтәгә 186 мөрәҗәгать, "Хокук бозулар харитасы"на һәм башка электрон каналлар аша 298 хәбәр килүен белдерде. Иң күп мөрәҗәгать Мәскәүдән килгән – 107 хәбәр алынган. Шулай ук "Голос" сайлаулардагы күзәтүчеләрнең хокукларын чикләү һәм аларга басым фактлары, намзәтләргә басым ясалу очраклары турында хәбәр итте.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, өч көнлек тавыш бирүләрдә Русиядә сайлаулар белән бәйле барлыгы 30 кеше тоткарланган. Аларның өчесе – пикетлар өчен тоткарланган, калган 27се – сайлау процессында катнашучылар: тугыз намзәт, алты күзәтүче, Участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия өч әгъзасы, ике сайлаучы, депутат, Территориаль сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзасы, намзәтнең ышанычлы заты һәм статуслары билгеле булмаган тагын дүрт кеше.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG