Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Путин белән сөйләшүләр алып бару ихтималын янә кире какты


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Украина президенты ультиматумнар куючылар белән сөйләшергә җыенмавын әйткән. Украина саклану министры Алексей Резников сүзләренчә, Русия шул исәптән Кырымнан да үз гаскәрен тулысынча чыгармый торып, бернинди сөйләшүләр дә булмаячак.

Украина президенты Владимир Зеленский CNNга әңгәмәсендә хәзерге вакытта Владимир Путин белән сөйләшүләр алып барырга әзер булмавын белдергән. Рәсми рәвештә Кремль дә сөйләшүләр уздыру тәкъдимен ясамады.

Зеленский әйтүенчә, сугыш дәвам иткән вакытта Украина сөйләшүләр алып бармаячак. "Алар низагны туңдырып торачак, килешүләр, сөйләшүләр уздырырга керешәчәк, көч туплап кабат алга барачак. Акрын гына, кисәкләп безне ашау – аларның стратегиясе. Минем бу уенны уйныйсым килми", дигән ул.

Украина президенты ультиматумнар куючылар белән сөйләшергә җыенмавын әйткән.

Зеленский сүзләренчә, Русия оккупациясендәге бөтен украин җирләрен дә азат иткәннән соң гына Мәскәү белән килешү төзергә мөмкин булачак.

"Русиянең безнең белән чиге бар, барыбер дә ул күп халыклы күршебез, шуңа күрә илебезне азат иткәннән соң, безгә алар белән күршеләр кебек яшәргә туры киләчәк", дигән ул.

Украина саклану министры Алексей Резников сүзләренчә, февральдә һәм мартта Беларус һәм Истамбулдагы сөйләшүләрдә Украина делегациясе Русия үз гаскәрләрен чыгарса, килешүләргә һәм атышны туктатырга әзер булган.

"Ул чакта бу мөмкин иде. Әмма алар кире әйләнеп кайтмастай ноктаны узды һәм бу вариант инде күптән мөмкин түгел", дигән Резников. Аның әйтүенчә, Русия шул исәптән Кырымнан да үз гаскәрен тулысынча чыгармый торып, бернинди сөйләшүләр дә булмаячак.

Зеленскийның CNN-га әңгәмәсе украин хәрбиләренең Харьков өлкәсендәге уңышлы һөҗүмнәре сурәтендә чыкты. Сентябрьдә берничә көн эчендә алар Русия хәрбиләре күп айлар тотып торган һәм Донецки өлкәсенә һөҗүм итү өчен кулланган җирләрнең шактый өлешен азат итте.

Русия саклану министрлыгы хәрбиләренең чигенүен гаскәрләрне "башка урынга күчерү" белән аңлатты.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG