Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү, Петербур һәм Колпино депутатлары Путиннан вазифасын калдыруын таләп итә


Белдерүдә әйтелгәнчә, Путинның гамәлләре Русиянең киләчәгенә һәм ватандашларына зыян сала. Соңгы вакытта депутатлар арасында Путиннан китүен таләп итү очраклары ешайды.

Мәскәү, Петербур һәм Колпино шәһәрләренең 18 бүлгесеннән муниципаль депутатлар Русия президенты Владимир Путинның вазифасыннан китүен таләп итеп петиция имзалаган. Имзалар җыю белән Петербурның "Семеновски" муниципаль бүлгесе депутаты Ксения Торстрём шөгыльләнә.

Белдерүдә әйтелгәнчә, Путинның гамәлләре Русиянең киләчәгенә һәм ватандашларына зыян сала. Бу язма язылган вакытка петицияне кимендә 20 муниципаль депутат имзалаган.

7 сентябрьдә Петербурның Смольнински муниципаль бүлгесе шурасы Русия думасына мөрәҗәгать чыгарды, алар Владимир Путинны дәүләткә хыянәттә гаепләргә һәм аны вазифасыннан читләштерергә тәкъдим итте.

Петербур депутатлары фикеренчә, Путинның Украина җирләренә һөҗүм итү турындагы карары Русиянең дә, ил ватандашлырының да иминлегенә зыян сала.

9 сентябрьдә бу мөрәҗәгатьне имзалаган депутатларны полициягә чакыртып алдылар, аларга Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беркетмәләр төзелгән.

9 сентябрьдә Мәскәүнең Ломоносов муниципаль бүлгесе рәсми сайтында Путинга вазифасыннан китәргә кушкан мөрәҗәгать чыкты. Депутатлар илнең яхшы тормышы өчен хакимият алмашынып торырга тиеш дип белдерде, алар фикеренчә, президент ике мәртәбә сайланганнан соң, "бөтен нәрсәнең рәте киткән".

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG