Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штрафны 12  тапкырга арттырырга тәкъдим итәләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзерге вакытта, юлчының билетсыз баруы ачыкланса, аңа беркетмә төзелә һәм 300 сум штраф бирелә.

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штрафны 12 тапкырга арттырырга тәкъдим итәләр, ул 300 сумнан 3600 сумга кадәр артырга мөмкин.

Әлеге тәкъдимне "Метроэлектротранс" баш мөдире Айдар Абдулхаков ясады, дип яза "Реальное время".

Җитәкче әйтүенчә, транспортта билетсыз йөрүчеләр саны арткан. Андыйларны ачыклаган очракта транспортны туктату да мөмкин түгел, чөнки бу тыгымнар хасил итәчәк дигән ул.

Яшел Үзәннең "Экспресс" юлчы ташучы ширкәте хуҗасы Дмитрий Грузков исә үз чиратында штрафны 30 мең сум итәргә тәкъдим иткән.

"Билет бирмәгән өчен салым инспекциясе 30 мең сум штраф сала. Хулиганнарны туктату өчен 3600 сум гына җитми", дигән ул.

Хәзерге вакытта, юлчының билетсыз баруы ачыкланса, аңа беркетмә төзелә һәм 300 сум штраф бирелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG