Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәктәбендә эшеннән алынган укытучы һәм активист Раушан Вәлиуллин чит илгә киткән


Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Казан һава аланында
Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Казан һава аланында

Ул бер элекке совет республикасына гаиләсе белән киткән, үзләренең кайсы илдә булуын әлегә әйтергә теләми.

Чаллының 24нче мәктәбендә укыткан, 1 сентябрьдә эшеннән алынган Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Русиядән киткән. Бу хакта ул "Idel.Реалии"га хәбәр иткән.

— Хәзер ирекле булган бер элекке совет республикасына вакытлыча киттек. Хәзергә бу урынны монда вакытлыча булу урыны дип күрәбез. Монда озак булырбызмы? Канун, демократия хакимлек иткән, кеше хокуклары хөрмәт ителгән бер илгә керү мәсьәләсе ни кадәр тиз хәл ителүгә бәйле. Бөтен гаилә белән китү карары җиңел булмады, — дигән Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, китү сәбәпләре — "гомум курку, тоталь контрол һәм ирекле фикерләү өчен эзәрлекләү атмосферасында яшәүне дәвам итәргә теләмәү". "Ирекле дөньяда яшәү, үз фикерләреңне ирекле белдерү, балаларыңның киләчәге өчен курыкмау мөмкинлегенә ия буласы килә", ди ул.

Раушан Вәлиуллин үзгәртелгән хезмәт килешүенә риза булмавын белдергәннән соң 1 сентябрьдә мәктәп җитәкчелеге аны эшеннән алды. Аңа кадәр ул Азатлыкка мәктәп мөдиренең аны сыйныф җитәкчесе фазифасыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыгуын, нәтиҗәдә аның хезмәт хакы ике мәртәбәдән дә күбрәккә кимиячәген әйткән иде. Вәлиуллин моны протест активлыгы һәм түрәләрне тәнкыйтьләве белән бәйли.

Вәлиуллин әйтүенчә, элек ул тарих укытудан тыш, сыйныф җитәкчесе, мәктәп музее җитәкчесе вазифаларын башкарган, шулай ук аның өстәмә белем бирү сәгатьләре дә булган.

— Соңгы берничә елда миннән боларның барысын да алдылар, чөнки бу өстәмә эш, берьюлы берничә вазифа башкару иде. Әмма 18 сәгать тарих дәресе һәм сыйныф җитәкчелеге минем төп хезмәт килешүемдә язылган, шуңа күрә аны алу кыенрак. 1 сентябрьдә миңа үзгәртелгән хезмәт килешүен имзаларга тәкъдим иттеләр, анда сыйныф җитәкчесе вазифасы юк һәм бары 18 сәгать дәрес кенә каралган, шәрә ставка гына калган. Аннан да кимрәккә яшәү канун нигезендә инде мөмкин түгел. Гомумән алганда да яңа килешү тулысынча башка иде", диде Раушан Вәлиуллин.

8 сентябрьдә ул мәктәп җитәкчелеге гамәлләрен канунсыз дип тануны, үзен эш урынына кайтаруны, мәктәптә эшсез торган вакытта югалткан уртача керемне түләтүне һәм рухи зыян өчен тагын 100 мең сум түләтүне таләп итеп Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.

Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG