АКШның элекке министры һәм дипломаты Билл Ричардсон бу атнада Мәскәүгә килгән һәм "Русия җитәкчелеге белән берничә очрашу" уздырган. Бу хакта CNN хәбәр итә, эш сәфәре турында җентекле аңлатылмый.
Телеканал искәртүенчә, Ричардсон һәм аның үзәге чит илдә тоткарланган американнарның гаиләләре исеменнән эшли. Ричардсонның эш сәфәре АКШ президенты Джо Байден Русиядә тоткарланган ике Америка ватандашы – Бриттни Грайнер һәм Пол Уиланны азат итү өстендә эшләгән чорга туры килде, дип искәртә CNN.
Ричардсон үзәге вәкиле телеканалга бу сөйләшүләр турында әлегә мәгълүмат бирә алмавын әйткән.
Ричардсонның сөйләшүләр алып бару өчен Русиягә барырга мөмкин булуы турында июльдә хәбәр ителде. Ул чакта Ричардсон үзәге Уилан һәм Грайнерның гаиләләре аларны азат итәргә булышуны сорады дип белдерде
Элегрәк журналистлар Ак йорт Кремльгә Грайнерны һәм шымчылык өчен Русиядә хөкем ителгән Пол Уиланны АКШта корал белән сәүдә итүдә гаепләнеп төрмәдә утыручы Виктор Бутка алмашырга тәкъдим иткән дип хәбәр иткән иде.
Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русия белән АКШ арасында мондый алмаш турында килешүләр әлегә юк диде.
4 августта Америка баскетболчысы Бриттни Грайнерны наркотиклар котрабандасы турындагы эш нигезендә тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аны 17 февральдә, Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланында тоткарлаганнар иде. Тентегәндә багажында гашиш мае тутырылган вейп картриджлары табылды дип ышандырдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!