Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фон дер Ляйен: чикләүләр калачак, Путин җиңеләчәк, Европа җиңәчәк


Урсула фон дер Ляйен
Урсула фон дер Ляйен

Страсбургта Европарламент депутатлары каршында чыгыш ясаганда Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен шулай дип белдергән. Ул  сугышның беренче көненнән Европа Украина ягында булды һәм аңа алга таба да ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, дип тә искәрткән.

"Якын киләчәктә Русия Украинага һөҗүме сәбәпле Европа берлеге тарафыннан кертелгән чикләүләрнең гамәлдән чыгарылачагына өметләнмәсен." Бу хакта бүген, 14 сентябрьдә Страсбургта Европарламент депутатлары каршында чыгыш ясаганда Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен белдергән.

"Чикләүләр калачак. Бу Путин сайлаган үтерү һәм юк итү юлы өчен түләү. Путин җиңеләчәк, Европа җиңәчәк", дигән ул. Шулай ук фон дер Ляйен сугышның беренче көненнән Европа Украина ягында булды һәм аңа алга таба да ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, дип искәрткән.

Еврокомиссия башлыгы сүзләренчә, корал бирүне исәпкә алмаганда, Европа илләре Украинага 19 миллиард евролык матди ярдәм күрсәткән.

Фон дер Ляйен бүген Киевка кузгалачагын игълан иткән.

Европарламент депутатларына мөрәҗәгатендә Еврокомиссия башлыгы канун өлгесе дә тәкъдим иткән, бу канун Русиядән газ алмый башлагач килеп чыккан энергетик кризис вазгыятендә Европада яшәүчеләргә матди йөкне азайтырга тиеш. Узган ел белән чагыштырганда Европада газ бәяләре 10 тапкырга артты.

Канун өлгесенә ярашлы, газдан электр энергиясе җитештермәүче ширкәтләр дәүләткә өстәмә акчалар күчерергә тиеш, аның күләме бер мегаватт/сәгатькә 180 евродан башлана.

Еврокомиссия башлыгы сүзләренчә, тәкъдим ителгән канун өлгесе ярдәмендә Европа берлеге илләре 140 милллиард евродан артык акча белән тәэмин ителәчәк, бу кризисның тискәре нәтиҗәләрен киметергә булышачак.

  • 31 августта "Газпром" "Төньяк агым" аша газ җибәрүне туктатты, бу техник хезмәт күрсәтү белән бәйле дип ышандырды. Өч көннән соң кабат эшли башларга тиеш иде, әмма әле дә газ җибәрә башламады.
  • Газүткәргечнең эшләүдән туктап торуы игълан ителгәч, Европада газга бәяләр кисәк атты һәм мең кубометрга өч мең долларга җитте, бу Европаның кайбер илләрендә протест чараларына сәбәпче булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG