Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе галим Азат Мифтаховка 2500 евро түләү карары чыгарган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәхкәмә кеше хокуклары конвенциясенең 5(3) маддәсе бозылуын таныган.

Кичә 15 сентябрьдә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе галим Азат Мифтаховны сак астында тотуны шикаять иткән гаризага карар чыгарды. Мөрәҗәгать 2020 елның 21 сентябрендә теркәлгән. Мәхкәмә кеше хокуклары конвенциясенең 5(3) маддәсе бозылуын таныган һәм Русия хөкүмәте Мифтаховка 2 500 евро күләмендә компенсация түләргә тиеш дип тапкан. Бу хакта Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итә.

Быел 12 сентябрьдә Омутнинскида узган мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны иректән мәрхүм итү җәзасын киметү мәсьәләсен карады. Хөкемдар хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина әнисе Гөлнур Хөсәеновага "Азатка тискәре характеристика бирелде, тәртип бозулар бар дигән сылтау белән төрмәдән иртәрәк чыгару гаризасы кире кагылды" дип хәбәр иткән.

Гамәлдәге хөкем карарына ярашлы Мифтахов тагын бер елга, 2023 елның 5 сентябренә кадәр колониядә калырга тиеш.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытны искә алып, ул 2023 елның декаберендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG