Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендә кораллы бәрелешләр бара, тарафлар бер-берсен гаепли


Кыргызстанның Таҗикстан белән чиктә урнашкан Максат авылындагы йорт. Архив фотосы
Кыргызстанның Таҗикстан белән чиктә урнашкан Максат авылындагы йорт. Архив фотосы

Кыргызстан ягында кимендә 11 кешенең җәрәхәтләнүе хәбәр ителә. Алар Баткен өлкәсенең хастаханәсенә китерелгән. Таҗикстан ягында исә ике таҗик хәрбиенең һәлак булуы, алты чик буе сакчысының һәм биш җирле кешенең яралануы турында хәбәр ителә, бу хакта илнең медиа чаралары яза.

Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендә кораллы бәрелешләр бара. Бишкәк Душәнбене килешүләрне бозуда һәм "мәкерле һөҗүмдә" гаепләде. Душәнбедә кыргыз хәрбиләренең берничә таҗик авылларына атулары турында әйтәләр. Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы Таҗикстанга протест кәгазе тапшырды.

Кыргызстан дәүләт иминлеге комитетының чик буе хезмәте хәбәренчә, кораллы бәрелешләр бөтен кыргыз-таҗик дәүләт чиге буйлап бара. Таҗик хәрбиләре Кыргызстанның Баткен өлкәсе Лейлек районындагы авылларга: Кулунду, Максат һәм Жаны-Жергә ата башлаган диелә. Бу хакта Азатлыкның кыргыз хезмәте җиткерә.

Кыргызстан Таҗикстанны "мәкерле һөҗүм"дә һәм килешүләрне бозуда гаепли. Кыргызстан дәүләт иминлеге комитетының чик буе хезмәте Таҗикстанны "атышны туктатырга һәм бөтен көчен кораллы низагны бетерүгә юнәлтергә" өнди.

Таҗикстан иминлек дәүләт комитетының чик гаскәрләре, үз чиратында, низагны башлауда кыргыз ягын гаепли. Алар әйтүенчә, сәгать 4:50 тирәсендә Кыргызстан сакчылары "Душәнбе" чик постын утка тоткан.

Моның белән бергә, Кыргызстан сугышчылары авыр корал кулланып берничә авыл һәм шәһәргә кораллы һөҗүм ясаган дип хәбәр итә Таҗикстан чик сакчыларына сылтанып "Ховар" агентлыгы.

Утны туктату турындагы килешүгә карамастан, чик буенда атышлар дәвам итүдә тарафлар бер-берсен гаепли.

Кыргызстан ягында кимендә 11 кешенең җәрәхәтләнүе хәбәр ителә. Алар Баткен өлкәсенең хастаханәсенә китерелгән. Таҗикстан ягында исә ике таҗик хәрбиенең һәлак булуы, алты чик буе сакчысының һәм биш җирле кешенең яралануы турында хәбәр ителә, бу хакта илнең медиа чаралары яза.

Атна башыннан бирле инде икенче мәртәбә Кыргызстан белән Таҗикстан арасында вазгыять киеренкеләште. 14 сентябрьдә дә чик буенда атышлар булган иде. Тарафлар бер-берсен гаепләде.

Кыргызстан белән Таҗикстанның чик буе 970 километр. Шуның 519 километры рәсми билгеләнгән, калган өлеше – әлегә юк.

Кыргызстанның Баткен өлкәсе белән Таҗикстанның Согдийски өлкәсе арасындагы кишәрлекләр бәхәсле булып кала бирә. Бу урыннарда ике илнең дә авыллары үзара нык янәшә урнашкан. Әйтик кешеләрнең өйләре бер берсенең янында гына, әмма берсе Кыргызстан, икенчесе Таҗикстан җирендә санала, бу исә чик буе сызыгын билгеләүне авырлаштыра.

Әлеге билгесезлек аркасында күрше дәүләтләрнең халкы һәм чик буе сакчылары арасында судан, җирдән һәм коммуникацияләрдән куллана алу хокукы өчен еш кына бәрелешләр килеп чыга. Корал куллану, кешеләр үлү очраклары да була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG