Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өстәмә ковид-ятаклар булдырылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда өстәмә ковид-һоспитальләр ачылган. Анда ятакларның саны 972гә җиткән.

Татарстанда һәм Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арта. Бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбарсары Любовь Авдонина бер атна эчендә республикада йоктыручылар 1,7 тапкырга артуын белдерде. Башкортстанда исә, COVID-19 белән авыручылар саны 32 процентка үскән.

Татарстанда өстәмә ковид-һоспитальләр ачылган. Анда ятакларның саны 972гә җиткән.

"Авыручы пациентлар саны артты. Сәламәтлек саклау системы тиешенчә эш итте. Без ятаклар санын арттырдык. Аларны халыкка стационар рәвештә дәваланырга мөмкинлек булсын өчен эшләдек. Мәсәлән, Алабугада, Яшел Үзәндә һәм башка район үзәкләрендә ковид-ятаклар өстәлде. Бу Яшел Үзәннән Казанга килеп йөрмәсен өчен эшләнә", диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Авыручыларның саны артуын вакцина ясатучыларның кимүе белән бәйләп карыйлар. Бүген республикада 6 айдан соң ревакцина ясатырга тиешле кешеләрнең саны 1,45 млн кешегә җиткән. Аеруча 60 яшьтән өлкән кешеләр арасында прививка кадатучылар аз. Шул сәбәпле, республика сәүдә үзәкләрендә һәм метро станцияләрендә вакцина ясату үзәкләре кабат ачылган.

Башкортстанда коронавирусның яңа дулкынын көтәләр. Республиканың йогышлы чирләр үзәге баш табибы Рафаэль Яппаровның "Спутник FM" радиосына биргән әңгәмәсендә, COVID-19 авыруына грипп та өстәлергә мөмкин.

"Гыйнвар-февраль айларында грипп белән күпләп авыру булыр дип уйлыйм. ОРВИ дулкыны инде башланды. Хәзер коронавирус чире дә арта бара", дип белдергән ул.

Узган тәүлектә Татарстанда 998 кеше коронавирус йоктырган. Бер атна элек бу күрсәткеч 689 дәрәҗәсендә булган. Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башыннан республикада 2003 үлем очрагы теркәлгән. Күмәк иммунитет 3,9 процент дәрәҗәсенә төшкән.

Башкортстанда COVID-19 белән бер атна элек 482 кеше авырган булса, соңгы тәүлектә аларның саны 638 очракка җитте. Рәсмиләр өч кешенең үлеме турында хәбәр итте. Пандемия башыннан республикада 5 804 кешенең гомере өзелде. Татарстан белән чагыштырганда, Башкортстанда күмәк иммунитет югарырак - 13,6 процент дәрәҗәсендә.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны арта. Узган тәүлектә 59 035 яңа очрак, 110 кешенең үлеме теркәлгән. Рәсмиләр пандемия башыннан Русиядә 385 меңнән артык кешенең гомере өзелүе турында хәбәр итә. Күмәк иммунитет 7,4 процентны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG