"Мемориал" берләшмәсе Мәскәү үзәгенең Каретный ряд урамында урнашкан бинасына рейдерлар һөҗүме ясамакчы булалар дип белдерә һәм монда Русия хакимиятләрен гаепли.
"Мемориал" хәбәр итүенчә, бүген 16 сентябрьдә Мәскәүнең Твер мәхкәмәсендә бинаны Русия Федерациясенә бирү дәгъвасы нигезендә беренчел тыңлаулар уза.
Каретный ряд урамындагы бинаның хуҗасы - "Халыкара Мемориал" оешмасы булган. Узган ел ахырында Русия хакимиятләре аны ябу турында мәхкәмәгә дәгъвалар тапшырганнан соң, оешма идарәсе бу бинаны "Мемориал" фәнни тикшеренү һәм агарту үзәгенә бирергә булган. Үзәккә 1990 елда нигез салынган, ул фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара.
Бинаны тапшыру килешүе төзелгән, ә "Халыкара Мемориал"ны мәхкәмә карары белән яптылар.
12 сентябрьдә эшчәнлеге туктатылган "Халыкара Мемориал"ның башкарма мөдире Елена Жемкова һәм "Мемориал" тикшеренү үзәге башкарма мөдире Борис Беленкин мәхкәмәгә чакыру кәгазе алган. Аларны "килешүне гамәлгә яраксыз дип табу, милекне Русия керемнәре файдасына алу" турындагы эш нигезендә узасы мәхкәмә утырышына чакырганнар. Шулай ук Жемкова белән Беленкинның банк хисаплары томаланган.
"Килешүне гамәлгә яраксыз дип табу өчен бер генә юридик нигез дә юк: "Мемориал" бинасын дәүләткә бирдерергә тырышуны без рейдер һөҗүме һәм сәяси һөҗүм дип бәялибез", диелә "Мемориал" хәбәрендә.
Узган елның 29 декабрендә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәген ликвидацияләү турында карар чыгарды. Моны Мәскәү прокуратурасы сораган иде.
28 декабрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Халыкара Мемориал"ны ликвидацияләү турында карар чыгарган иде.
Аларның икесен дә Русия хакимиятләре "ят агент" оешмалар дип таныды. Хокук яклаучыларны исә "ят агентлар" турындагы кануннарны бозуда гаепләделәр.Үз чиратында "Мемориал" хакимиятләрнең гамәлләрен сәяси максатлы дип атады.
Бу карарлар "Мемориал" фәнни-тикшеренү һәм агарту үзәгенә кагылмаган иде.
Июньдә юридик зат буларак теркәми генә яңа "Мемориал" хокук яклау берләшмәсе төзүләре игълан ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!