Уэльсның беренче министры Марк Дрейкфордның кайгы уртаклашу белдерүенә җавап биргәндә Британ патшасы Чарльз бер минут чамасы уэльс телендә сөйләгән һәм аннан соң инглизчәгә күчкән.
ВСС хәбәрчеләре әйтүенчә, бу — моңарчы күрелмәгән хәл. Моңарчы бер генә монархның да уэльc телендә сөйләгәне булмаган.
Патша үз әнисе, мәрхүмә патшабикә Елизаветаның күңелендә Уэльсның һәрвакыт аерым урын алып торганлыгын, озак вакыт Уэльс шаһзадәсе булу да үзе өчен зур әһәмияткә ия булганлыгын һәм үзенең улы, хәзерге Уэльс шаһзадәсе Уильямның да уэльсларны бик хөрмәт итүен әйткән.
Уэльс шаһзадәсе булганда да Чарльз үз чыгышларының кайбер өлешләрен уэльс телендә яңгыратты.
Чарльз уэльс телен 1969 елда Аберистуитта өйрәнгән, аның укытучысы уэльс милләтчесе Теди Миллвард булган. 2020 елда Миллвард вафатыннан соң Чарьз кайгы белдерде һәм аның бик үк яхшы укучысы була алмавын да әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!