Бу турыда Казан епархиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анатолий Григорьев Татарстан ихтыяриларыннан җыелган "Алга" батальоны белән анда дини вазифа башкару өчен киткән, 9 сентябрьдә һәлак булган.
Аның белән хушлашу бу якшәмбе Исәк авылы чиркәвендә узачак.
"БИЗНЕС Online" язуынча, руханиның үлеме хәбәре элегрәк социаль челтәрләрдә киң таралса да, рәсми рәвештә кире кагылып килгән.
Украинага каршы сугышу өчен Русия төбәкләрендә ихтыяри сугышчылардан 40тан артык, шул исәптән Татарстан белән Башкортстаннан икешәр батальон тупланды. Аларга бюджеттан аена берничә йөз мең сум түләнә.
Азатлык бу сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен махсус исемлеккә теркәп бара. Ул турыда мәгълүматлар ачык чыганаклардан алына. Исемлектә Татарстаннан 125 кеше теркәлгән. Чынлыкта һәлак булган сугышчылар саны күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият алар турында тулы мәгълүматны яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!