Украина полициясе башлыгы Игорь Клименко Харьков өлкәсенең бу айда Русия оккупациясеннән азат ителгән өлешендә кешеләрне җәфалау урыны булган дип саналучы кимендә ун урын табылуын белдерде.
Аның әйтүенчә, җәфалаулар урыннарының икесе Балаклея шәһәрендә, шуларның берсе полиция бүлегендә. Украина медиасында җәфалау бүлмәләренең фотолары һәм видеолары чыга .
Украина президенты идарәсе башлыгының киңәшчесе Михаил Подоляк язуынча , оккупацияләнгән җирләрдә айлар дәвамында көч куллану, җәфалау һәм күпләп үтерүләр барган.
Украин хәрбиләре азат ителгән Изюм шәһәрендә
1/13
Изюм 11 сентябрьдә Русия оккупациясеннән азат ителгәннән соң велосипедчы шәһәрне калкулыктан күзәтә. Украина хәрбиләре сентябрьдә зур тизлек белән Харьков өлкәсенең шактый зур өлешен азат итте.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
2/13
Русия хәрбиләре Изюмны март аенда басып алган иде.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
3/13
Русия хәрбиләре чигенгәндә күп санлы хәрби техника һәм амуниция калдырган.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
4/13
13 сентябрьдә украин хәрбиләре шәһәр аша агучы Северский Донец елгасындагы җимерелгән күпердә басып тора. Изюмнан чигенү Мәскәү өчен зур стратегик югалту санала. Русия хәрбиләре шәһәрне мөһим хәрби база һәм хәрби тәэминат юлы буларак куллана иде.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
5/13
Украин хәрбие Русия әләменә басып тора.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
6/13
Украин солдатлары Русиянең хәрби һоспитале буларак кулланылган чиркәүне тикшерә.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
7/13
Изюм мэры күп катлы биналарның 70ләп процентына зыян килүен, шәһәрнең күпчелек өлешендә электр, газ яки су булмавын әйтә.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
8/13

9/13
Сугыш җөйләре югарыдан ачык күренә: басуларны артиллерия теткәләгән, юлда - хәрби техника калдыклары.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
10/13
13 сентябрьдә Русия хәрби техникасы өстендә украин солдаты ял итә.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
11/13
13 сентябрьдә шәһәр хакимияте бинасы өстендә яңадан Украина әләме җилферди.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
12/13
Украина хәрби көчләре зур җиңүгә ирешсә дә, АКШ президенты Джо Байден аларны әле алда "озын юл" көтә дип белдерде.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
13/13
14 сентябрьдә Изюмга килгән президент Владимир Зеленский шәһәр хакимиятенең яндырылган бинасы каршында Украина әләмен күтәрү тантанасында катнаша. Зеленский шәһәргә алдан игълан итми генә килде һәм, хәрбиләр белән очрашып, бу җирләрне азат иткән өчен аларга рәхмәт белдерде.
Украинаның төньяк-көнчыгышында Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре азат ителү Русия хәрбиләре мартта Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң Мәскәүнең иң зур җиңелүе буларак бәяләнә. Фотожурналистлар Северский Донец елгасы буендагы шәһәрнең Русия оккупациясеннән соң нинди хәлгә калуын үз фотолары аша сурәтли.
Previous slide
Next slide
Клименко шулай ук Изюм шәһәре янындагы урманда күп кеше җирләнгән урын табылуын белдерде. Аның сүзләренчә, март аеннан бирле анда кимендә 445 кеше җирләнгән. Алар арасында украин хәрбиләре дә, сивил кешеләр дә бар.
Бүген анда эксгумация эшләре башланды. Reuters һәм Азатлык радиосы хәбәрчеләре әйтүенчә, каберләрдән муеннарына бау бәйләнгән һәм куллары бау белән бәйләнгән кешеләр дә чыгарылган. Алар украин хәрбиләренеке дип фаразлана .
Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец әйтүенчә, үтерер алдыннан аларны җәфалаган булырга мөмкиннәр.
Аның сүзләренчә, бу урында хәрбиләрдән кала, шәһәрне утка тотканда яки оккупация чорында һәлак булган кешеләрнең мәетләре дә табылган.
БМО кеше хокуклары югары комиссарының рәсми вәкиле Элизабет Троссел Женевадагы матбугат очрашуында Украинадагы кеше хокукларын күзәтү миссиясе вәкилләренең Изюм шәһәренә барачагын белдерде.
Русия хәрбиләре Бучадан һәм Киев өлкәсенең башка шәһәрләреннән чигенгәннән соң апрель аенда анда да Русия оккупациясе чорында үтерелгән җирле кешеләрнең күмәк каберлекләре табылган иде. Аларның күбесен Русия хәрбиләре махсус рәвештә үтерүен раслаучы дәлилләр дә табылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!